2016 елдан балалар бакчасына түләү бәяләре арта. Шул уңайдан күпсанлы мөрәҗәгатьләр кабул ителү сәбәпле ТРМәгариф һәм фән министрлыгы аңлатма бирергә булган.
Район хәрби комиссары Илшат Паймурзин мәктәп директорлары, балалар бакчалары мөдирләре белән очрашты.
Район мәдәният йортында мәдәният йортлары җитәкчеләре, мәктәп директорлары, ОБж укытучылары, китапханә, музей хезмәткәрләре өчен янгынга каршы саклану һәм көрәш чараларына кагылышлы киңәшмә-әңгәмә узды. Аны район янгын күзәтчелеге бүлеге җитәкчесе Илдар Вәлиев алып барды. Үз чыгышында ул төрле очракларда үзеңне тоту кагыйдәләрен аңлатты, Яңа ел чыршысын кую, бизәү, сигнализация булдыру таләпләренә тукталды. Сорауларга җаваплар бирде.
26 ноябрьдән башлап биш атна дәвамында һәркем www.bestpediatr.ru сайтында аның өчен тавыш бирә ала
Апас урта мәктәбенең Гөлшат Насретдинова җитәкчелегендәге 2 “А“ классы укучылары әниләр өчен бәйрәм ясады. Бу көнне әниләргә карата бик күп матур сүзләр, шигырьләр, җырлар яңгырады. Шулай ук күңелле сюрпризлар да бар иде. “Әниләр – иң якын кешеләребез. Алар өчен һәр көн бәйрәм булса да, бер дә артык булмас иде. Һәр бала әни назы күреп үссен, һәр әни бала шатлыгы татысын“, – диде Гөлшат Камиловна. Әниләр исә әлеге гап-гади көннән бәйрәм ясаган өчен чын күңелдән рәхмәтләрен ирештерделәр.
7-10 класс укучылары арасында барган эшче һөнәрләр турындагы республикакүләм иншалар бәйгесенә йомгак ясалды. Район турында җиңү яулап, башкалага район данын якларга Урта Балтай мәктәбенең 8 класс укучысы Марат Гайнетдинов барды. Аның иншасы үзенең хыялындагы һөнәр – газ җиһазларына техник хезмәт күрсәтүче слесарь турында иде. Ул Мактау грамотасына лаек булды. Районның эш һәм мәшгульлек үзәге, район мәгариф бүлеге җитәкчелеге һәм Каратун мәктәбенең чыгарылыш класс укучысы Рүзәл Вафин да әлеге тантанада катнашты. “Иннополис“та узган чара үз эченә күп төрле очрашу һәм экскурсияләрне алган иде.
“Татарстан почтасы” һәм “Татмедиа” тарафыннан оештырылган “Иң яхшы хат ташучы” бәйгесе дәвам итә. Хат ташучының эшен нәтиҗәле итү, газета-журналларга язылу кампаниясенең уңышлы үткәрү максатыннан узучы бу бәйге 31 декабрьгә кадәр бара. “Татмедиа” ачык акционерлык җәмгыяте карамагындагы массакүләм мәгълүмат чараларына иң күп яздыртучы хат ташучы билгеләнеп, республикакүләм бәйгегә тәкъдим ителә. Хат ташучы һәм элемтә бүлекләре аерым бүләкләнәчәк. Акчалата премияләрнең күләме шактый зур. Хат ташучыларга 16 мең сум, почта бүлекчәләренә 30 мең сум премия каралган. Хат ташучылар һәм элемтә бүлекчәләре арасында бәйге иң элек район газетасы тарафыннан оештырыла. Район күләмендә җиңүче хат ташучыларга редакциянең бүләкләре инде күптән әзер. Алар ияләрен көтә.
Апасның беренче мәхәллә мәчетендә 10 көн элек узган йолалар кичәсенә район мөслимәләр оешмасы вәкилләре бик теләп килделәр. Аңа әле яңа гына “Рамазан мәчете” исеме кушылды. Озак еллар ябылып торгач, үз нигезендә башка ихтыяҗларга куланылган бер гасырлык элеккеге мәчетебез моннан 15 еллар чамасы элек изге Рамазан аенда кабат ачылып, яңадан үз вазифаларын үти башлаган иде, аңа яңа исем кушу да шул вакыйга белән бәйле.
Аны тәбрикләргә туганнары, хезмәттәшләре, район җитәкчеләре, ветераннар советы вәкилләре килде. Район башлыгы урынбасары Марат Нуриев юбилярны кайнар котлап Рәсәй Президентының котлау хатын, район башлыгы исеменнән чәчәк бәйләме һәм бүләген тапшырды. Авыл җирлеге хезмәткәре Миләүшә Габитова да тәбрикләп бүләкләде.