2015 елның 21 сентябендә 12.00 сәгатьтә район Советы һәм Башкарма комитетының утырышлар залында эченче чакырылыш Апас муниципаль район Советының беренче утырышы узачак.
Көн тәртибендә Апас муниципаль район башлыгын, аның урынбасарын сайлау һәм башка мәсъәләләр карала.
882 номерлы Иске Әнәле сайлау участогында да ерактан ук бәйрәм рухы сизелде. Сайлаучыларны җыр-музыка, тәмле коймак, шашлык каршы алды.
– Бездә 296 сайлаучы бар. Алар бер-бер артлы сайлауга килә. Участокның бушап торганы юк. Барысы да гадел һәм оешкан төстә бара, – ди участок сайлау комиссиясе рәисе Марат Ногманов.
Иске Әнәледә соңгы елларда бик күп күзгә күренерлек эшләр эшләнде, тормыш шартлары яхшырды. Бу – сайлаучыларның күңел күтәренкелегендә дә чагыла.
– Бик күпне күргән кеше буларак, бүгенге тормышка сөенеп бетә алмыйм. Көнемне дә бүген лаеклы кешеләргә тавыш бирүдән башладым, – ди Иске Әнәленең иң өлкән кешесе Мансур Шиһабиев.