Алар Краснодар өлкәсенең Туапсе шәһәрендә урнашкан “Солнышко” лагеренда 28 августка кадәр ял итәчәкләр.
- Барлыгы 30 бала һәм 2 тәрбияче 7 августтан 8нче августка каршы төндә юлга кузгалдылар. Без аларның даими хәлләрен белешеп торабыз. Әлегә алар юлда, үзләрен бик яхшы хис итәләр, - дип хәбәр итте район мәгариф бүлеге җитәкчесе Ранис Әхмәтшин.
“Зәлидә”не кем белә? “Йөзек салыш” уенын кем хәтерли? Килсәгез-белмәгәнне өйрәтерләр, белүчене биетерләр!
Апаста яңа гына ачылган ЗАГС бинасы каршында һәр чәршәмбедә кичке җиденче яртыдан тугызга кадәр “Зәлидә”халык уеннары оештырыла. Беренчесе 29 июльдә үтте. Һәркемгә рәхәтләнеп күңел ачырга, җырларга-биергә, төрле конкурсларда катнашырга мөмкин. Кайнар чәй-коймаклы, баллы табын янында җиңелчә тамак ялгап алырга була. Төрле күңелле бәйгеләрдә җиңүчеләр, туган көнен бию мәйданында каршылаучыларга истәлекле бүләкләр дә бирәләр.
9 август – төзүчеләрнең һөнәри бәйрәмнәре. Районыбызда төзелешләр елдан-ел арта бара. Алтын куллы төзүчеләр куллануга тапшырган һәр бина, һәр корылма, һәр йорт – туган төбәгебезнең бизәге, шатлык чыганагы, – ди район башлыгы Рәшид Заһидуллин.
Ул һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтүче райондашларга, хезмәт ветераннарына сәламәтлек, уңышлар, озын гомер, бәхет-шатлыклар тели.
“Свияга“ берләшмәсенең алдынгы комбайнчылары – әтиле-уллы Фирдүс һәм Ринат Ибәтуллиннар “Клаас“ комбайнында сезон башыннан 1 мең тонна иген суктырып вымпел һәм акчалата премиягә лаек булдылар. Ринат әтисе янында берничә ел ярдәмче булып эшли.
– Урак вакытында Казаннан ярдәмгә кайттым. Узган ел беренчелекне алып булмаган иде, быел тырыштык. Беренче булу рәхәт икән, – ди Ринат.
Бу өлгер игенче-механизаторлар алга таба да сынатмаслар.
Район башлыгы игенчеләргә саулык-сәламәтлек, эшләрендә уңышлар, игеннәрне югалтуларсыз җыеп алуларын теләде.
Хәзер алар белән элемтәгә керү өчен түбәндәге номерларны җыярга кирәк:
– суд рәисе – 23-1-07;
– судья – 23-1-09;
– судья ярдәмчесе (кабул итү) – 23-1-06;
– администратор – 23-1-04;
– әйдәп баручы белгеч – 23-1-02;
– канцелярия (факс) – 21-5-37;
– суд утырышы секретаре – 23-1-05;
– сак хезмәте – 23-1-08;
– инженер – 23-1-03.
Җәйнең соңгы аена аяк атладык, дуслар! Август аенда безне нинди һава торышы көтә? Айның беренче яртысында безне аязучан, кояшлы һава торышы көтә. Яңгырлар явачак, яшен булуы да ихтимал. Температура уртача +21, +23 градусны тәшкил итәчәк. Айның икенче яртысында исә һаваның температурасы күтәреләчәк дип фаразлана. Кайбер көннәрдә +32, +33 градус эсселек тә күзәтеләчәк. Шулай ук яңгырлар яву ихтималы да бар. Ә менә ай ахырында температура әзрәк төшәргә мөмкин. Ул уртача +20, +16 градусны тәшкил итәчәк.
Җәйләребез уңышлы һәм файдалы үтсен, дуслар! Иң мөһиме: исәнлек-саулык булсын!