ЯҢАЛЫКЛАР


3
август, 2015 ел
дүшәмбе
Татарстан Республикасы Язучылар берлеге әгъзалары – якташларыбыз Хәбир Ибраһим (Борнаш), Аманулла (Шыгай), “Гаилә һәм мәктәп“ журналы редакторы Гөлүсә Закирова (Кече Болгаер) һәм шулай ук “Мирас“ журналы бүлек мөдире Марат Закир районның мәдәният хезмәткәрләре, укытучылары белән очраштылар.Һәркайсы үз чыгышында райондагы үзгәрешләргә соклануын белдерде, иҗат планнары белән таныштырды, залдагыларның сорауларына җаваплар бирделәр. Әдәбият елы уңаеннан оештырылган бу чара һәркемнең күңеленә хуш килде.
Елдагыча, комбайн маркасына һәм җитештерүчәнлегенә карап, район күләмендә беренче 400-500-600 тонна ашлык суктырып алучы комбайн экипажларына “Урак-2015” район штабы вәкилләре тантаналы итеп “кыр премиясе” тапшыру традициясен дәвам итә.
31 июльдән Апас Боз сараенда массалы шуу башлана. Җомга көнне 18.00 сәгатьтән башлап 19.00 сәгатькә кадәр, ә шимбә һәм якшәмбе көннәрендә 20.00 дән 21.00 сәгатькә кадәр дәвам итәчәк, – дип хәбәр иттелләр Апас Боз сараенда.
Апасның өченче мәхәлләсе – “Миргасыйм” мәчете мәдрәсәсендә 400 дән артык хак мөселман дин сабаклары алды, Коръәнне гарәпчә укырга өйрәнде. Балалар да ярата биредә ел саен эшләүче мөселман яшьләре җәйге лагерын. Быелгысына әнә 7-15 яшьлек 45 бала язылды һәм бик яратып йөри. 25 июльдән 3 августка кадәр иртәнге сигездән кичкә кадәр алар өчен дин-әхлакъ дәресләрен мәчет имамы Рамазан хәзрәт Әминов, остабика-укытучылар Гөлчәчәк Зыятдинова, Фәүзия Маннапова, Дания Сәлахова, Әлфия Шакирова бирә. Ир балалар һәм кыз балалар аерым укый, тәнәфесләрдә ачык һавада уеннар үткәрелә. Җәйге лагерьның шеф-повары Әминә Садыйкова, ярдәмчеләре Наҗия Галиуллина, Талия Сафиуллина эшкә керешкәнче табибларда тиешле тикшеренүләр узды, медицина кенәгәсе алды, бу яктан тәртип катгый бездә, ди мәчеттә бар эшләрдә дә башлап йөрүче Люция Зыятдинова. Балалар өчен 3 тапкыр табын җәелә, алар олылар катнашында Коръән серләренә төшенә, дөрес итеп намазга басу, азан әйтү нечкәлекләрен өйрәнә.

31
июль, 2015 ел
җомга
Болынбалыкчы авылында гомер итүче Мәксүмә әби Гарифуллина 95 яшьлеген билгеләп үтте.
Бу мөһим социаль объект капиталь ремонтланачак дип фаразлана. “Уңайлы мөхит” дәүләт программасы буенча биредә мөмкинлекләре чикле балалар өчен аерым шартлар да булдырылырга, Дәвештән Үзәккә алып килүче юл да яңартылырга тиеш. Хәзер моңа әзерлек бара, эш башлау өчен Казан һәм Мәскәүгә тапшырылырга тиешле документлар килештерелә.
Районыбыз юл төзүчеләре быел федераль автотрасса, район эче, авыл урам юлларын төзекләндерү һәм капиталь ремонтлау буенча соңгы 10 елда күрелмәгән темпта һәм күләмдә эшлиләр. Моңа якынча 200 миллион сум акча юнәлтеләчәк. 20 еллар элек Табар һәм Татар Черкене авыллары арасында иске технология буенча салынган асфальт юл тулысынча сүтелде һәм яңадан салынды. Хәзер дамбаның иң биек җире дә метр ярымнан артмый. Асфальтның аслыгы исә гранит ташлы, ул киңәйтелде, өр-яңадан эшләнгән яңа юлның сазлыклы өлешләрендә махсус геосетка куеп калдырылды.
Елдагыча, комбайн маркасына һәм җитештерүчәнлегенә карап, район күләмендә беренче 400-500-600 тонна ашлык суктырып алучы комбайн экипажларына “Урак-2015” район штабы вәкилләре тантаналы итеп “кыр премиясе” тапшыру традициясен дәвам итә.

30
июль, 2015 ел
пәнҗешәмбе

Урып-җыю эшләре белән якыннан танышу максаты белән районга Татарстан республикасының Премьер-министр урынбасары – авыл-хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов килде. Район башлыгы Рәшид Заһидуллин белән вертолеттан район кырларын карап әйләнгәннән соң Горбунов берләшмәсенең 160 гектарлы арыш кырында хуҗалык җитәкчеләре, белгечләр белән очрашты.

– Район бик иртә һәм тулы әзерлек белән урып-җыю эшенә кереште. Быелгы елга 26 центнер икмәк чыгышы булу да шатлыклы. Өстән караганда да яшел, матур кырлар бар, безнең янда гына да ике метрлы кукурузлар үсә. Механизаторлар тәүлек әйләнәсе эшли. Һава шартлары әйбәт булганда югалтуларсыз җыеп алу бүгенге көндә төп бурыч. Гомумән, апаслылар тырыш халык, уңышлар телим, - диде Марат Әхмәтов.

- Быел 18 июльдә иң беренче ашлык-көзге бодайны  агрофирманың Дәүләки бүлекчәсе кырыннан Расыйл Ибләминов китерде. Аңа һәм икенче-өченче булып быелгы уңыш китергән шоферларга конверт белән акчалата бүләгебезне директорыбыз Александр Горохов зурлап тапшырды. Бу эш сезонына әзерлегебез яхшы-бик көчле җил чыгып, бер бина-ангарның түбәсенә зыян килгәч, аны 5 сәгать дигәндә яңартып куйдык. Киптергеч-җилгәргечләр, ашлык үлчәү-күчерү механизмнарыбыз сәгать кебек эшли, кайткан ашлык тәүлек буе эшкәртелеп, тиешенчә саклауга куела,-дип хәбәр итте Каратун ашлык кабул итү предприятиесе сыйфат лабораториясе җитәкчесе Зөлфирә Дәүләтшина.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International