ЯҢАЛЫКЛАР


14
август, 2015 ел
җомга
1 августка район табибларына һәм ветеринария идарәсе белгечләренә аяк-кулын эт-мәче тешләгән, тырнаган 32 апаслы мөрәҗәгать иткән. Алар кеше тәненә салган кечкенә генә яраның да куркыныч тудыруын аңлаучылар шундук белгечләргә йөгерә-столбняк авыруы бер хәл, котыру авыруы дигәннәре дә бар хәзер бу җиһанда! Котыру авырулы төлке, мәче-этнең селәгәе белән күчүче бу вирус кеше организмына эләксә очлыклардагы нерв системасын җимерә башлый. Аннан үзәк нерв системасына, арка миенә үтә, Кешенең баш миенә килеп җиткәч соң була инде-кешене коткару мөмкин түгел дип санала. Ел башыннан шушы йогышлы авыру, вирус йөртүче эт-мәчеләр 8 торак пунктта 13 тапкыр кешеләргә, йорт хайваннарына ташланды. Биологик тикшеренүләр, анализ нәтиҗәләре расланып, бу кыргыйлашкан, иясез һәм йорт хайваннары, аларның түшкәләре юк ителде, яки табиблар күзәтүе астында үз үлемнәре белән үлде.

13
август, 2015 ел
пәнҗешәмбе
Агрофирманың Горбунов берләшмәсе игенчеләрен тәмле, кайнар аш-су белән көнгә 4 тапкыр сыйлаучы, басудан киткән ашлыкның төгәл исәбен алып баручы Ания Ефремова, Альбина Тимеркина һәм Ләйсән Гыйлаҗева җәйләрен тынгысыз хезмәттә үткәрәләр. Киләчәктә дә алар үзләренең тормышларын да авыл хуҗалыгы белән бәйләргә җыеналар. 
Сентябрь-май айларында мәктәп укучылары катнашында барлыгы 12 төрдә районкүләм 55 ярыш уздырылган.  Апасның яшь спорт сөючеләре 25 зональ, 12 Татарстан һәм Россиякүләм бәйгеләрдә катнашкан. Нәтиҗәләлек буенча иң зур баллны-40 берәмлек-Апас мәктәбе җыйган. 65,5 балл белән Чүрибураш мәктәбе икенче, Биеш мәктәбе өченче урында (91 балл). Каратун мәктәбе баллары 97 берәмлеккә тигез (дүртенче күрсәткеч). Күккүз мәктәбе 121 (5 урын), Болынбалыкчы мәктәбе спортта 134 балл җыйган ( 6 урын).
Моннан 5 ел элек районда балалар өчен мәхәлләләрдә мөселман җәйге ял-уку лагерьлары оештыру зарурлыгы турында сүз чыккан иде. Уй-ниятьләрне Ходай кабул итте-быел, мәсәлән, мондый җәйге лагерьлар Апасның “Миргасыйм”мәчете, Әнәле һәм Бакырчы авыл мәчетләре каршында эшләде. Августта дүртенче, мөселман балалар лагере Апасның Җәмигъ  мәчетендә ачылды. Анда 30 га якын 7-15 яшьлек бала йөри. Район мөслимәләр оешмасы вәкилләре, мәчет картлары, Апас мәдрәсәсе укытучылары аларга дин сабаклары, әхлак, тәрбиялелек дәресләре бирәләр. балалар өчен ял итү, урамда уйнап туйгач ашап-эчү өчен барлык мөмкинлекләр дә бар.
50 генә йортлык Кече Бакырчы авылы мәчете имамы Фәрит хәзрәт Хафизов, Апас мөслимәләр оешмасы вәкиле Рәмзия Гыйльманова, район мөхтәсибе Мирхәт хәзрәт, Урта Балтай авылы мулласы Азат хәзрәт, остабикә Сария Низамова башлангычы белән мәхәлләнең “Фәтхелислам” мәчетендә 3-9 августта балалар мөселман җәйге лагеры оештырылды.
Югары Балтай авылыннан Резеда Сәлахова сентябрь аенда узачак республикакүләм “Нечкәбил“ бәйгесендә катнашачак. Тормыш иптәше Айрат белән өч егет үстерә алар. Резеда районда, авылда уза торган төрле бәйге-чараларда актив катнаша. Рамазан аенда авылда үз хисабыннан ифтар мәҗлесе дә үткәрде. Авылдашлары алдында абруе зур аның. Районыбыз данын якла, без синең белән горурланабыз, Резеда! Ә хәзер барыбыз да бердәм рәвештә Резедабыз өчен җан атып тавыш бирик, дуслар! Тавыш бирү өчен түбәндәге ссылка аша үтегез:http://www.nechkebil.ru/voting?layout=category

12
август, 2015 ел
чәршәмбе
Бакча йортның капкаларын киң ачып каршы алдылар безне Лаеш районының Комлы Кавәл авылында. Чөнки биредә балалары янында бәхетле картлык кичерүче Бибисара әби Бикмөхәммәтовага 90 яшь тулган.
Ындыр табаклары һәм Каратун ашлык кабул итү предприятиесенә көн саен 1500 тонна ашлык китерелә, уртача 600-900 гектарда урак, терлек азыгы әзерләү эшләре башкарыла.  Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматлардан күренгәнчә, район буенча (11 августка) барлык мәйданның 16860 гектарыннан 40126 тоннадан артык бөртек җыеп алынган. Район буенча бер гектардан уртача уңыш – 23,8 центнер. Арышның бер гектарыннан 26,0 центнер, көзге бодайдан 21,5 центнер, арпадан 29,0 центнер, борчактан 11,5 центнер уңыш җыела. Басуларда 50 комбайн эшли.

Бүген хуҗалык басуларына район “Урак-2015” штабы вәкилләре килде һәм “Дон” белән беренче 6 мең тонна ашлык суктырып алган комбайнчы Алексей Волковка “кыр премиясе” тапшырды.

“Табар” хуҗалыгы җитәкчесе Фәһим Ибәтуллин быелгы корылыклы шартларда басуларда өлгергән уңыш өметләрне акларлык, кырларда булган кадәресен вакытында җыеп алырга шартлар бар, дип саный.

Бөтенроссия физкультурачылар көне уңаеннан район хокук сакчылары “Зөя” балалар ял-сәламәтләндерү Үзәгендә махсус акция-флэш-моб үткәрделәр. Татарстан районнары һәм шәһәрләрдән җәйге дүртенче сменага Дәвеш наратлыгына сәламәтлеген ныгытырга килгән балалар янына 9 августта кунакка килгән район эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре-Рәмис Шакиров, Ирина Комиссарова, Резеда Галиева, Ләйсән Гомәрова һәм балигъ булмаганнар һәм балалар хокукларын яклау инспекторы Рания Михайлова төрле уеннар, физзарядка һәм конкурслар үткәрделәр. Хокук сакчылары үзләре белән алып килгән, тараткан бүләкләр һәр бала күңеленә хуш килде. Алар погонлы кешеләрнең тагын шулай кунакка килүләрен көтеп калдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International