Зур Болгаер авылында урнашкан күчмә китапханәсендә, Айтуган бабай иҗатына багышланган “Әкияттә кунакта” дигән кичә үтте.
Апас үзәк китапханәсендә 18 февраль көнне иртәнге 10.00 сәгатьтә Муса Җәлилнең 110 еллыгына багышланган “Бар җырыңны илгә багышладың, гомереңне бирдең хаклкыңа” дип аталган әдәби тематик кичә булачак.
Апас районы укучылары “IТ-чемпион“ бәйгесендә катнашып, кыйммәтле бүләкләргә лаек булдылар.
Район пенсия фонды хезмәткәрләре Кама Тамагындагы районара бүлекчәдә узган елгы эшчәнлеккә нәтиҗәләр ясады.
3-5 февраль көнне Казанда кышкы спартакиада булып узды, район эчке эшләр бүлеге икенче урын яулап алды.
Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгыннан район башкарма комитетына рәсми мөрәҗәгать килде.
Район мәдәният йортында урта мәктәпләр арасында “Ният-2016“ балалар-яшүсмерләр театр коллективларының регионара фестиваль-конкурсы үтте.
Апас урта мәктәбенең актлар залында 9-11 класслар белән “Парламент сәгате“ дәресе үтте.
Бу көннәрдә район дәүләткә көн саен 90 тоннага якын сөт сата. Узган елгы күрсәткечне 5 процентка арттырып эшлибез. Халык әзерләүчеләргә тапшырган өлеше – 20 тонна. Дәүләт, Татарстан Авыл хуҗалыгы министрлыгы үз абзарында сыер асраучыларга быел бер баш сыерга 3 мең, бер баш кәҗәгә 1 мең сумлык субсидия бирүен дә өстик.
Апаста “Сәләт” балалар иҗаты Үзәгендә республикакүләм “Дулкыннар” яшьләр иҗаты конкурсының төбәк сайлап алу бәйгесе узды.