15 июньдә, район укучылары Россия тарихы, информатика һәм биологиядән Бердәм дәүләт имтиханы тапшыралар.
Әлеге имтиханнар мәҗбүри сынаулардан саналмаса да, нәтиҗәләре шушы фәннәрне сайлап алган укучыларга югары уку йортларына керү өчен кирәк. Имтихан нәтиҗәләре 10 көннән соң билгеле булырга тиеш. Укучыларга уңышлар телибез!
Татарстан синоптиклары фаразларына караганда, иртәгә республика буенча алмашынучан болытлы һава көтелә. Республика буенча урыны белән кыска вакытлы яңгыр, яшен булуы ихтимал.
Төнлә 9-14 градус җылы, көндез 24-27 градуска кадәр җылытачак. Казанда төнлә 10-13 градус җылы тәшкил итсә, көндез- 24-26.
15 июнь төнендә республика буенча алмашынучан болытлы һава, урыны белән яңгыр яварга, яшен булырга мөмкин. Яшен вакытында җилнең 20 м/с тизлеккә кадәр көчәюе көтелә. Төнлә 13-18 градус кына җылы булачак, ә көндез – 25-30, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.
12нче июньдә Россия көнендә“Бердәм Россия” сәяси партиясе “Прайм-лига” кысыларында футбол матчы уздырды.
Кече Болгаерның алма бакчасы быел да кунаклар кабул итте. Биредә “Свияга” берләшмәсе көче һәм шәхси эшмәкәрләр булышлыгы белән Сабан туе гөрләде. Авыл үзешчәннәре җыр-моңнарын, биюләрен бүләк итте. Хезмәт алдынгылары макталды, данланды. Авыл җирлеге башлыгы Зилә Сәйфуллина, бүлекчә җитәкчесе Илфир Хөсәенов, Кече Болгаер авылы егете, бүген районның торак-коммуналь хуҗалыгын җитәкләүче Айдар Мөхәммәтшин авылдашларын бәйрәм белән тәбрик итеп, фидакарь хезмәтләре өчен рәхмәтләрен ирештерделәр.
Ир-егетләрнең иң асыллары көрәш мәйданында бил алышты. Баш батыр булып Равил Хәсәнов калды.
Сабан туе олысы-кечесе өчен истәлекле булды.
– Йомырка кабып та чаптым, капчык киеп тә сикердем, күз бәйләп уенчык та кистем. Бүләкләр дә алдым. Бик кызык булды. Өйгә кайтасы да килми, – ди биш яшьлек Аяз Баһаветдинов.