ЯҢАЛЫКЛАР


9
сентябрь, 2015 ел
чәршәмбе
Иске Әнәле авылы клубында авыл үзешчәннәре көче белән әзерләнгән концерт булды. Биредә олысы-кечесе бик теләп катнашты. Оста җырчы-биючеләре белән данлыклы ул Иске Әнәле. Клуб мөдире Альмирә Сәлахова әнә шулай дип белдерде. 
2 сентябрьдә район Мәдәният йорты каршында оештырылган алтынчы “Зәлидә” яңгыр башланмаса, гадәттәгечә кичке тугыз-унсыз төгәлләнмәячәк иде әле. Алай да халык уеннары, җыр-бию яратучылар яңгыр сибәли башлагач фойега кереп тамашаны дәвам иттеләр. Монысында да апаслыларны Биеш, Каратун һәм Балтайдан килгән һәвәскәрләр, җирле клуб, Мәдәният үзәкләре хезмәткәрләре рәхәтләнеп ял иттерде.
5 сентябрь көнне “Казан Арена” стадионында “Нечкәбил” фестиваленең ярымфиналы узды. Бу чарада безнең Югары Балтай авылыннан Резеда Сәлахова да катнашты. Резеда бу юлы да уңыш яулаган. Ул “Наследие” номинациясендә икенче урын, улы ясаган рәсемнәр буенча икенче дәрәҗә Диплом һәм “Гаиләм тарихы” конкурсында да икенче дәрәҗә Диплом белән бүләкләнгән һәм  гаилә тарихына багышланган кино төшерү өчен махсус сертификатка ия булган. Аның гаиләсенә Апас районының “Иң уңышлы гаилә”се дигән исем дә бирелгән.
ЗАГС бинасында кабат әни булу бәхетен татыган 7 гаиләгә тантаналы шартларда Ана капиталы сертификатлары тапшырылды. Әниләр арасында икенче һәм өченче бәләкәчләрен алып кайтучылар бар иде.

8
сентябрь, 2015 ел
сишәмбе
Татарстан хөкүмәте башлангычы һәм Рөстәм Миңнеханов күрсәтмәсе белән, аграр юнәлешле югары уку йортларында белем алып, авыл хуҗалыгы министрлыгы юлламасы белән авылга эшкә кайтучы дипломлы яшь белгечләргә кире кайтаргысыз 100 мең сумлык дәүләт ярдәме күрсәтелә һәм аңа 1 ел дәвамында төп хезмәт хакына өстәп ай саен 5 мең сум акча түләнә.

Кичә инде бу эшкә старт бирелде. Ярминкәләр 3 ай барачак, апаслылар Казан сатып алучысы белән атна аралаш очрашачак. Ирекле сатуга куярлык товарыгыз булса, ярминкәләрдә катнашу тәртибен район авыл хуҗалыгы идарәсе белән килештерергә кирәк.

Узган ярминкәләрдә район җитештерүчеләренә 25милион сумга якын акча китерде, - дип хәбәр итте район авыл хуҗалыгы идарәсе.

Мәгълүм булганча, 2015 ел Татарстанда парк һәм скверлар елы дип игълан ителде. Бу максатчан программа буенча республикада  парк-скверларда киң колачлы төзекләндерү эшләре башкарылды, яңа парк-сквер ясалды. Апас та бу эштән читтә калмады-район үзәгендәге Батырлар мемориал скверының матурлыгын Татарстан лидеры Рөстәм Миңнеханов үзе килеп күрде һәм аның бизәләшен бик югары бәяләде. Кичә биредә парк һәм скверлар көне уңаеннан зур бәйрәм-фестиваль үтте. Бәйрәмдә башкала кунаклары, якташ җырчыларыбыз, районыбыз үзешчәннәре, балалар катнашты. Үзәк урам скверы моңлы җырларга, шат авазларга күмелде. 
Хәзер һәр пәнҗешәмбе кичендә Каратунда да “Зәлидә” уеннары үтә. Биредә мәдәният хезмәткәрләре мәйданга килгән каратунлыларны биетә, җырлата, төрле-төрле халык уеннары уйната. 
Иске Йомралы урта мәктәбендә 62 бала укый. Быел алты бала мәктәп бусагасыннан тәүге тапкыр үтеп, белем дөньясына сәяхәткә кузгалды, ә 4 укучы 2016 елда унберенче сыйныфны тәмамлаячак.

7
сентябрь, 2015 ел
дүшәмбе
Каратун мәктәбе коллективы да уку елын күтәренке кәеф белән каршы алды. Быел биредә 11 авылдан килеп белем алачаклар. Беренче класска 28 бала керде. 29 укучы исә быел унберенче классны тәмамлый.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International