ЯҢАЛЫКЛАР


29
июль, 2015 ел
чәршәмбе
31 июльдән Апас Боз сараенда массалы шуу башлана. Җомга көнне 18.00 сәгатьтән башлап 19.00 сәгатькә кадәр, ә шимбә һәм якшәмбе көннәрендә 20.00 дән 21.00 сәгатькә кадәр дәвам итәчәк, – дип хәбәр иттелләр Апас Боз сараенда.
Апас мәктәбеннән кала барлык мәктәпләр, мәктәпкәчә яшьтәге балалар учрежденияләрендә агымдагы ремонт эшләре төгәлләнде дип әйтә алам. Барысы да кирәк кадәр буяулар белән тәэмин ителделәр. Әлмәндәр һәм Әҗем балалар бакчаларына җылы бәдрәфләр эшләнде. Узган ел Зур Күккүз, Азбаба, Чирмешән, Кильдураз мәктәпләренә капиталь ремонт булган иде. Морзалар, Бакырчы, Балтай, Кызыл Тау, Черкен, Чурибураш мәктәпләре үз көчләре белән төзекләндерү эшләре башкардылар. Апас мәктәбендә республика программасы нигезендә, бүген киң колачлы эш – капиталь ремонт бара. Биредә ишек-тәрәзәләр яңартылды, электр үткәргечләр, җылылык, канализация торбалары алмаштырылды, түбәләр яңартыла. “Мәктәбеңә булыш!“ акциясе кысаларында сыйныф бүлмәләре яңа төс алды, – ди район мәгариф бүлеге җитәкчесе Ранис Әхмәтшин.
Район мәгариф бүлегендә белдерүләренчә, Ындырчы мәктәбендә реструктуризациядән соң халыкка, укучыларга психологик ярдәм күрсәтү максатыннан, психологик Үзәк ачыла. – Моның өчен без республикакүләм бәйгедә катнашып грант оттык. Шул акчага заманча технологиягә корылган аппаратуралар кайтартачакбыз. Бинаның эчке ягын үзгәртү эшләре бара, – ди мәгариф бүлеге җитәкчесе.
 – Иске Әнәле мәчетендә Рамазан ае алдыннан балалар өчен җәйге лагерь  оештырылды, биредә 15-16 бала дин сабаклары алдылар. Аларга әти-әниләре, дәү әниләре белән берлектә Рамазан ае тугач та ифтар ашы үткәрделәр. Балалар биредә кыска гына вакыт эчендә өйрәнгән  Коръән сүрәләрен килгән кунакларга бик теләп сөйләп күрсәттеләр. Ифтарга килгән кунаклар  аларның уңышларына сөенеп, лагерьны, ифтар мәҗлесен оештыручыларга, булышучыларга олы рәхмәтләрен әйтеп, кылган гамәлләре дәвамлы булса иде, дигән теләкләрен белдереп таралыштылар, – дип хәбәр итә район мөслимәләр берлеге җитәкчесе Рәмзия Гыйлманова. 

28
июль, 2015 ел
сишәмбе
Быел район хастаханәсе табибы Мөхәммәдова Венера пенсионерлар арасында үткән “Өченче буын” Республикакүләм Спартакиадасында катнашып, авыл районнары арасында йөзү буенча беренче урын яулаган. Котлыйбыз! 
Бу көннәрдә район мәдәният йорты каршында эшләп килүче “Замандаш“ агитбригадасы басуда, ындыр табакларында икмәк язмышын кайгыртучы райондашларыбызны ял иттерә. Аларны һәр җирдә көтеп алалар. Җырчыларыбыз Айрат Айтуганов, Гөлия һәм Алберт Сәләхетдиновлар, Рамилә Вавилова, Рөстәм Зиннәтуллин, шофер Айрат Миңнегалиев сәгать-минут белән исәпләшмиләр.

Республиканың кайбер районнарында көндез температура 28 градуска кадәр күтәреләчәк.


Бу, аерым алганда, илдәге инфляция күләменә бәйле.
РФ Хөкүмәтендә әлеге максатларга 52 төбәккә 4,5 млрд сум акча бүленгән.

27
июль, 2015 ел
дүшәмбе
Аны махсус гильзага салып район үзәгендәге Батырлар мемориал комплексына урнаштыру тантанасында Татарстан Республикасы Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов та катнашты. Ул Мәңгелек ут янына чәчәкләр салды. Батырлар бер минутлык тынлык белән искә алынды. Әлегә кадәр туфраклар Ленинград, Мәскәү өлкәсе, Курск, Мурманск, Воронеж, Ростов, Севастополь, Волгоград, Белорусия Республикасы, Украина һәм Чехия туганнар каберлекләреннән алып кайтылып, Мемориал комплекста урын алган иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International