ЯҢАЛЫКЛАР


21
июль, 2015 ел
сишәмбе

Авыл халкы тырышлыгы, бердәмлеге белән биредә мәчет ачылды. Мәчет ачу тантанасында район башлыгы Рәшид Заһидуллин, мөхтәсиб Мирхәт хәзрәт, Төркия кунагы Сабри Айдин һәм башкалар катнашты. Район башлыгы авыл халкы белән әңгәмә корды, райондагы яңалык-үзгәрешләр белән таныштырды, сорауларга җаваплар бирде.

Сабри Айдин азан әйткәннән соң, кызыл тасма киселде һәм халык “бисмилла“ әйтеп мәчет эченә керде. Соңыннан клубта ифтар мәҗлесе узды.

Татарстанда 30 уникаль республика президент программасы эшләп килә. Аларның берсе – “Балалар бакчалары төзү”. Узган ел республикакүләм программага нигезләнеп Свияжский бистәсендә дә яңа балалар бакчасы ачылды. Ул 80 балага исәпләнгән. Бакчаны төзү өчен 60 миллион сум акча сарыф ителгән.

“Ләйсән” балалар бакчасы нәниләре өчен барлык шартлар да тудырылган.

Район ЮХИДИ бүлегендә хәбәр итүләренчә, ел башыннан руль артына аек булмаган килеш утырган 36 машина йөртүче тоткарланган. Июль аенда гына кабат 7 ваемсыз шофер тутатылган. Араларында хәтта хатын-кызлар да бар икән.

16
июль, 2015 ел
пәнҗешәмбе
 Районда 36 балалар бакчасы бар. Аларда 835 бала тәрбияләнә. Әти-әниләр һәм балалар өчен уңайлылыклар арта бара. Киләсе елга республика программасына нигезләнеп, “Салават күпере” балалар бакчасы капиталь төзекләндереләчәк. Әле күптән түгел генә биредә 30 балага исәпләнгән яңа группа ачылган иде. Бүгенге көндә исә “Кояшкай” бакчасында төзекләндерү эшләре дәвам итә. Анда шулай ук 30 балага исәпләнгән яңа группа ачылачак, – ди район мәгариф бүлеге җитәкчесе Ранис Әхмәтшин.
Динебезне хөрмәт итүче ханымнар уйлаштылар да бергә җыелып ифтар мәҗлесе үткәрделәр. Тирә-күрше йортлардагы ураза тотучы апалар да табын түрендә булдылар. Мәчеттә дин белеме алган Дания Самольянова, Рәмзия Абдуллина бөтен шартын китереп сүрәләр укыдылар, вәгазьләр сөйләделәр. 
Уразадан соң беренче туй 18 июльдә үтәчәк. Кече Күккүздән Руслан Вәлиев һәм Апастан Ләйсән Вафина бу көнне никахларын рәсмиләштерергә дип гариза тапшырган, – дип хәбәр иттеләр район ЗАГС хезмәткәрләре. Быел районда 27 пар кавышкан булса, 15 пар аерылышкан.
Кулланучылар хокукын яклау буенча әйдәп баручы белгеч Гөлнара Абдрахманова сүзләренчә, Республикада спиртлы эчемлекләр һәм көмешкә сатуга каршы көрәш буенча ункөнлек игълан ителде. Ул 20 июльгә кадәр дәвам итәчәк. Шушы ункөнлек нигезендә, оешмаларда, кибетләрдә һәм шәхси хуҗалыкларда яңа кабул ителгән законның үтәлеше тикшерелә. Хуҗалыклардан составында спирт булган 35,7 литр эчемлек кулланылыштан алынган.
Хуҗа кеше Татар Черкене авылына урнаштырылган умарталыгыннан кортлары белән ике оя югалуын сизеп ала һәм полиция хезмәткәрләренә хәбәр итә. Тикшерү эшләре барышында, Тәтештә яшәүче яшь кешенең ояларны алып кайтып, үз хуҗалыгына урнаштыруы ачыклана. Эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре ике көн эчендә чит малга кул сузучының эзенә төшә. 


15
июль, 2015 ел
чәршәмбе
– 17 июль көнне барлык мәчетләрдә дә 7.00 сәгатьтә Рамазан гаете намазы укыла. Иртәнге намаз сәгать 1,57дә, – дип белдерде районның баш мөхтәсибе Мирхәт хәзрәт Җамалиев.
Апасның 170тән артык дин кардәшләребез ресторанга ифтар мәҗлесенә җыйналды. Район башлыгы Рәшид Заһидуллин бирегә килгән халыкны Рамазан ае белән кайнар котлады, районда барган зур эшләр белән таныштырды, халыкны кызыксындырган сорауларга җавап бирде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International