ЯҢАЛЫКЛАР


30
июнь, 2015 ел
сишәмбе
Узган шимбәдә Апаста үткән яшьләр бәйрәменә яшь җырчы Мәликә килгән иде. Ул барлык апаслыларны бәйрәм белән котлап,  матур җырларын бүләк итте. Аның моңнарына балалар, яшьләр рәхәтләнеп биеделәр, кул чаптылар, кушылып җырладылар.
Аида өчен бу ел аеруча зур уңыш китерде. Ул барлык сынауларны лаеклы башкарып чыкты һәм югары бәя алды. Зур тырышлыгы нәтиҗәсе буларак, Аида Габдрахманова “Укуда аерым уңышлары" өчен “Бөтенроссия медале” һәм Татарстан Республикасы медаленә дә лаек булды. Котлыйбыз! Алга таба да Аидага зур уңышлар телибез!

Быел районда 11 классны 115 укучы тәмамлады. 

Узган шимбәдә алар иң истәлекле бәйрәмгә – чыгарылыш кичәсенә җыелдылар. Алар тормышында бу күңелле мизгелләр гомере буена сакланачак. Чыннан да аллы-гөлле күлмәкләрдән бирегә килгән кызлар, егетләр йөзендә бары шатлыклы елмаю, бәхет нуры бөркелгән булса, әти-әниләренең исә күзләрендә йөрәкләреннән чыккан кайнар күз яшьләре ялтырады. Алар газиз балалары белән бер горурланып куйсалар, шул ук вакытта борчылдылар. 



26
июнь, 2015 ел
җомга
27 июнь, шимбә көнне, 19.00 сәгатьтә район мәдәният йорты каршында Яшьләр көне билгеләп үтелә. Бәйрәмгә яшь җырчы Мәликәнең дә килүе көтелә. Яшьләрне һәм яшь күңелле барлык райондашларны күңел ачарга чакырабыз.

Быел районда 11 классны 115 укучы тәмамлый.

Апас районы мәктәпләре кошчыкларын очыра. 27 июнь, шимбә көнне, 17.00 сәгатьтә район мәдәният йортында чыгарылыш кичәсе була. 

Май аенда ук Апасның әйләнеч юлының 2,5 километрлык өлеше юл хәрәкәте иминлеге Россия програмасы буенча иң заманча оптик-диодлы яктыртычлар белән җиһазланды. Унар метр озынлыктагы, соңгы дизайн белән эшләнгән тимер баганаларга куелган нибары 100 ваттлы гына инновацияле лампочкалар 1000 ваттлы гади “Ильич лампочкаларыннан” да арттырып 70 метр саен юлга яктылык сибә-төнлә энә табырлык хәзер биредә, – ди район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Айрат Хәсәнов. –Үзебезнең көч һәм мөмкинлек белән бирегә 4 ел элек куелган яктырткычлар сүтеп алынды һәм башка авыл җирлекләрендә урам-тыкрыкларны яктыртуга монтажланачак.
Бүгенге көндә тирә-як районнардагы Картлар йортларында барлыгы 14 райондашыбыз тәрбияләнә. Шунысы сөенечле, районда бәйрәмнәрдә алар янына барып хәл-әхвәлләрен белеп, күчтәнәчләр тапшырып кайту традициясе яши.Биредә эшләүчеләр әйтүенә караганда, алар район делегациясен атна-ун көн алда көтә башлыйлар икән. Халкыбызның милли бәйрәме Сабан туе алдыннан бу райондашларыбыз кабат район башлыгы исеменнән күчтәнәчләр һәм котлау открыткалары кабул иттеләр.
Россия Хезмәт министрлыгы 2016 елгы бәйрәмнәргә кагылышлы ял көннәрен күчерү турындагы канун проектын әзерләде. Киләсе елга безне бер ай диярлек бәйрәм яллары көтә,– дип яза intertat.ru.

25
июнь, 2015 ел
пәнҗешәмбе
Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Айрат Хәсәнов белдерүенчә, бу төзелеш сезонында район үзәгендә Мәгүзүмә Кәлимуллина һәм Муса Җәлил (Әнәлегә барганда уң ягы) урамнарында 500 әр метр, Сара Садыйкова-Садри Җәләл урамнары арасындагы тыкрыкка 130 метр, Абдулла Алиш урамында 400 метр озынлыкта юллар тигезләнеп, чыдам ком-таш түшәләчәк. Полевая урамына 510 метр, Садри Җәләл урамына 725 метр, Парк урамына 350 метр, Совет урамына 245 метр, Сара Садыйкова урамына 170 метр, Тукай урамына 1000 метр озынлыкта яңа асфальт юл салыначак. Бу эш күләменең яртысы инде башкарылган.
Быелгы Болгаер җыенында тарихчы-галимнәр, археологлар раслаганча, узган ел Бөтендөнья ЮНЕСКО оешмасының мәртәбәле исемлегенә кертелгән, 1500 еллар элек кеше яши башлаган шәһәрлек-ачык һавадагы музей-тыюлыкта былтыр 283 мең турист һәм мөсафир булып киткән. Быел биредәге мөмкинлекләр һәм шартлар дөнья, Европа таләпләренә күпкә якынайган. Болгар музей-тыюлыгы, “Яңарыш” Фонды, Татарстан Хөкүмәте туристлар санын 2015 елда 350 мең кешегә җиткерү бурычы куя.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International