ЯҢАЛЫКЛАР


25
июнь, 2015 ел
пәнҗешәмбе
Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Айрат Хәсәнов белдерүенчә, быел Салават Кәримов урамында тагын 3 катлы, егерме дүрт фатирлы ике йортка нигез салыначак. Шуларның берсе-чиратка куелган, авария чигендәге йортларда яшәүче 16 фатир хуҗасына тәгаенләнә. Бу йорттагы калган  фатирлар социаль ипотека буенча бүленәчәк. Бер 24 фатирлы  йорт исә торак шартларын яхшыртырга теләгәннәр яки тору урынына мохтаҗлар өчен“Аренда торагы” программасына кертелә. Аннан фатир алу өчен аерым исәпкә басарга, район башкарма комитеты җитәкчесе исеменә гариза язарга, тиешле документлар тупларга кирәк булачак.
Районыбыз болыннарында җиләк өлгерә башлады. Инде тау битләрендә җиләк җыючы халыкны күпләп күрергә мөмкин. Тик, җиләк җыйганда тирә-юньгә аеруча игътибарлы булырга киңәш ителә. Чөнки республика буенча елан чагу очраклары теркәлгән.
Апас янгын сүндерүчеләренә Табар Черкене авылында мунча януы турында хәбәр керә. Иртә белән үк килеп ирешкән күңелсез хәбәр буенча алар юлга кузгала. Вакыйга урынына барып җиткәндә мунча эчтән яна торган була. Тикшерү эшләре күрсәткәнчә, ут кичтән алынган кайнар көл нәтиҗәсендә чыккан. Чиләккә алынган көл кызып, күңелсезлеккә китергән. Саклык кагыйдәләрен онытмыйк!

24
июнь, 2015 ел
чәршәмбе
– Гомернең кайсы да агымсудай үтә дә китә икән. Бер гасыр гомер үткәнен дә сизмисең икән ул. Мин тормышның кадерен белеп яшәдем. Авырлыгын да, ваклыкларын да бер сынау кебек кабул иттем. Сабыр гына аларны барысын да җиңеп чыгарга тырыштым. Хәзер дә һәр якты көнгә шөкер кылып яшим, миңа бәхетле картлык китергән Ходаема мең рәхмәтлемен. Минем өчен якты дөнья рәхәте ул – балаларымны, оныкларымны, оныкчыкларымны янымда күрү, алар бәхете өчен сөенеп яшәү, – ди ул. Фәһимә әбине олы гомер бәйрәме белән котларга район башлыгы Рәшид Заһидуллин да килде. Ул Фәһимә әбине чын күңеленнән котлап, Рәсәй Президенты В.В.Путинның, Татарстан лидеры Рөстәм Миңнехановның Котлау открыткаларын һәм район башлыгының истәлекле бүләген тапшырды.
Халкыбызның милли бәйрәмен быел “Салават күпере” нәниләре дә зурлап билгеләп үттеләр. Балалар шатланып милли уеннарда катнаштылар, җыр-биюләр башкардылар. Тирә-юнь сабыйларның шат авазларына күмелде. Беркем дә читтә калмады. Хәтта иң кечкенә нәниләр дә чиләк тотып йөгерде, таяк тартыштылар.
Шуларның егерме берендә тиешле эшләр башкарылган. Апасның кап уртасында, шәхси бер кибет каршында рөхсәтсез чүплек тә тиздән юк ителер дип ышанабыз.

23
июнь, 2015 ел
сишәмбе
Вновь наш воспитанник Апастовского хоккея громит просторы Поволжья.
На днях прошла финальная серия, где команда «Сокол» , за которую выступает наш земляк, одержала победу в третьем матче, в серии до 2-х побед, в тяжелейшем бою с ХК «Тимерхан». Не за долго до триумфа, «крылатая команда» проиграла первую игру со счетом 1:2.
Район башлыгы Рәшид Заһидуллин авыл җирлекләрендә булып төзелеш, капиталь төзекләндерү эшләре белән якыннан танышты. Һәрбер объектны үз срогына тәмамларга дигән бурыч куйды ул. Шулай ук Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләр Советы җитәкчесе Минсәгыйть Шакировны каршы алды. Республика кунагы Иске Әнәле авылындагы клубны һәм чишмәне карады. Аннан район үзәгендәге яңа һәйкәлләр белән танышып чыкты.
22 июньдә миллионлаган кешеләрне бәхетсез иткән сугыш башланганга 74 ел тулды. 1941 елның 22 июне алып килгән бәлане, хәсрәт-фаҗигане сөйләп тә, язып та бетерерлек түгел. Һәр ел саен Батырлар Мемориаль комплексы янында Хәтер һәм матәм көне зурлап билгеләп үтелә. Мемориаль комплекс янында узган һәр чара башланыр алдыннан бирегә килүче яше-карты иң элек исемлектән якыннарын барлый. Бу юлы да шулай булды, өлкәннәр күз яшьләре аша шул дәһшәтле көнне искә төшерделәр, хатирәләрен яңарттылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International