ЯҢАЛЫКЛАР


23
июнь, 2015 ел
сишәмбе
Горбунов исемендәге берләшмә фермаларында бүген 6238 баш терлек исәпләнә. 2015-2016 кышлату елын уңышлы үткәрү, продукция җитештерүне кимендә 5 процентка арттыру өчен берләшмә бүлекчәләрендәге 13 ферма ихтыяҗларына 18500 тонна сыйфатлы сенаж, 3630 тонна печән кирәк. 20 июньгә эскерт-складларга 1000 тонна печән куелды, базларга 7 мең тонна сенаж салынды.
Авыл хезмәтчәннәре һәр аяз сәгатьнең кадерен белеп эшлиләр. Район үзәгендәге оешма-предприятие коллективлары да үзләреннән лаеклы өлеш кертәләр. Терлекләр өчен сыйфатлы, витаминлы үлән көлтәчекләре хәзерләү белән мәшгуль алар. Әнә шулай бердәм, аңлашып эшләгәндә терлекләр алдыннан мул азык өзелмәс.
27 майда “Казан ярминкәсе“ндә “Балачак дөньясы“ күргәзмәсе кысаларында әниләрнең һәм гаиләнең матурлыгын, күркәмлеген чагылдырган “Нечкәбил-2015“ республика бәйгесенең сайлап алу туры башланды. Бирегә үз гаиләләре белән финалистлар һәм быелгы бәйгенең яңа катнашучылары килде.

22
июнь, 2015 ел
дүшәмбе
Ул Әлмәндәр һәм Борнаш авылларында халыкны кабул итте. Мөрәҗәгать итүчеләр арасында пай җирләре өчен салым түләве, яшь гаиләләрнең торак шартларын яхшырту, халыктан җыелган сөт өчен түләү мәсьәләләре буенча сорау бирүчеләр булды. Район башлыгы Рәшид Заһидуллин, район прокуроры Ришат Шакиров та республика прокуроры белән берлектә халык белән аралашты. 
Кильдуразда яшәүче, бар гомерен тимер юл эшенә багышлаган Рокыя әби Шәйдуллина 90 яшьлек олы юбилее уңаеннан Ил башлыгының Котлау хатына, район башлыгының, Коштавылы авыл җирлегенең бүләкләренә ия булды. Рокыя әби еракта калган балачагы, яшьлеге, хезмәт еллары турында озаклап сөйләде. 
Үз тормышларын намуслы һәм мактаулы эшкә – кеше сәламәтлеген һәм гомерен кайгыртуга багышлаган хезмәткәрләр район мәдәният йорты сәхнәсенә чакырылып хөрмәтләнде, бүләкләнделәр. Апас муниципаль район башлыгы исеменнән Гөлчәчәк Мәүлетова аларга иң изге теләкләрен җиткерде. Җыр-моң, тәбрикләүләр белән үрелеп барган чарада шәфкать ияләре үзләре дә сынатмадылар, җырладылар да, биеделәр дә, күңелле тамашалар да күрсәттеләр. 
2015 елның икенче яртыеллыгы өчен “Йолдыз” (“Звезда”) газеталарына язылу дәвам итә. Шәхси затлар өчен ул – 534 сум, оешмалар өчен – 549 сум.
Бу тармакта бүген 98 кеше хезмәт күрсәтә. Өлкәннәрнең, ярдәмгә мохтаҗларның җаен белеп, йөрәк җылысын биреп эшли алар. Бәйрәмдә район башлыгы урынбасары Гөлчәчәк Мәүлетова хезмәткәрләрнең һәркайсына изге теләкләрен юллады, җаваплы эшләрендә сабырлык, түземлек теләде. Социаль яклау идарәсе җитәкчесе Зөлфия Гайнуллина, үзәк хастаханә баш табибы Ленар Әхмәтянов, музей директоры Рәмис Ногманов чыгышларында бу тармакта эшләүчеләргә җылы сүзләр яңгырады. Бер төркем социаль хезмәткәрләргә Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары тапшырылды. Район мәдәният йорты хезмәткәрләре үзләренең җыр-моңнарын бүләк иттеләр. Апас ветераннар Советы каршында оешкан “Бер картлыкта, бер яшьлектә“ иҗат коллективы Туфан Миңнуллинның “Йөрәк маем“ әсәреннән өзек күрсәтте.

19
июнь, 2015 ел
җомга
Бу көннәрдә район эчке эшләр бүлегендә планлы рәвештә комплекслы тикшерү үтте. Аның нәтиҗәләре белән таныштыру максатыннан Апаска бүген Татарстан эчке эшләр министры Артем Хохорин килде. Аны район башлыгы Рәшид Заһидуллин һәм район эчке эшләр бүлеге җитәкчесе Рамил Хәбибуллин каршы алдылар. Үзенең эш сәфәрен министр иң элек Апас үзәгендәге бихисап үзгәрешләр белән танышудан башлады. Биредә урнашкан һәрбер һәйкәл белән танышып, интернационал сугышчылар һәм Төньяк Кавказдагы хәрби хәрәкәтләрдә катнашучы райондашлар истәлегенә торгызылган мемориал янында туктап, исемлеккә кертелгән район эчке эшләр бүлегендә эшләгән һәм хәзер дә хезмәт итүчеләрне барлады һәм чәчәкләр куйды.
Олы Бакырчыда яшәүче Зәкия әби Шәфигуллина 90 яшьлек олы юбилеен каршылады. Бүген балалары, онык-оныкчыклары ихтирамын тоеп, бик хөрмәтле булып яши Зәкия әби. Аны гомер бәйрәме белән тәбрик итүчеләр дә күп булды. Ил башлыгының Котлау хатын, район башлыгының бүләкләрен, чәчкәләр дә кабул итеп алды ул. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International