ЯҢАЛЫКЛАР


16
июнь, 2015 ел
сишәмбе
Данлыклы якташыбыз, Коштавылы турындагы “Күл буенда кошлар тавында” китабын чыгаруда зур көч куйган Наил Галиуллинга СШАның Арканзас университетыннан Рәхмәт хаты килде. Әлеге хатта китапны университет китапханәсенә бүләк итеп, чит тел, шул исәптән татар телен өйрәнүче яшьләргә зур этәргеч бирүе билгеләп үтелгән. 
Дүртиле авылы егете Рамазан Сәлимуллин хәрби бурычын үтәп, Сабан туе алдыннан туган авылына, әти-әнисе, якыннары янына кайтты. Ул Мәскәү өлкәсендә эчке гаскәрләрдә хезмәт итте. Егетнең батырлыгын, кыюлыгын исбатлаучы бик күп Рәхмәт хатлары, Мактау грамоталары бар. 

15 июньдә, район укучылары Россия тарихы, информатика һәм биологиядән Бердәм дәүләт имтиханы тапшыралар.

Әлеге имтиханнар мәҗбүри сынаулардан саналмаса да, нәтиҗәләре шушы фәннәрне сайлап алган укучыларга югары уку йортларына керү өчен кирәк. Имтихан нәтиҗәләре 10 көннән соң билгеле булырга тиеш. Укучыларга уңышлар телибез! 



15
июнь, 2015 ел
дүшәмбе

Татарстан синоптиклары фаразларына караганда, иртәгә республика буенча алмашынучан болытлы һава көтелә. Республика буенча урыны белән кыска вакытлы яңгыр, яшен булуы ихтимал.
Төнлә 9-14 градус җылы, көндез 24-27 градуска кадәр җылытачак. Казанда төнлә 10-13 градус җылы тәшкил итсә, көндез- 24-26.

15 июнь төнендә республика буенча алмашынучан болытлы һава, урыны белән яңгыр яварга, яшен булырга мөмкин. Яшен вакытында җилнең 20 м/с тизлеккә кадәр көчәюе көтелә. Төнлә 13-18 градус кына җылы булачак, ә көндез – 25-30, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.

Болгар шәһәрендә Изге Болгар җыены уздырылды. Идел буе Болгар дәүләтендә Исламны рәсми төстә кабул итү вакыйгасына багышланган җыенны ачу тантанасында ТР Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Киңәшчесе, ТР тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрне торгызу буенча "Яңарыш" Республика фонды попечительлек советы рәисе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Россия Югары мөфтие, Россия мөселманнары Үзәк Диния нәзарәте рәисе шәйхелислам Тәлгать Таҗетдин, Россия мөфтиләре шурасы һәм Россия мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Равил Гайнетдин, ТР мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин, Төньяк Кавказ мөселманнарының координацион үзәге рәисе, мөфти Исмәгыйль хаҗи Бердиев катнашты. 

12нче июньдә Россия көнендә“Бердәм Россия” сәяси партиясе  “Прайм-лига” кысыларында футбол матчы  уздырды.

Узган елның ноябрь аенда төрле елларда Германиядә хәрби бурычларын үтәгән райондашлар үзләренең оешмаларын оештырганнар иде. 10 июнь – Германиядә совет гаскәрләре группасы оешуның 70 еллыгы уңаеннан район мәдәният йортында оешманың чираттагы җыелышы булды. Җыелышта республика буенча Германиядә хезмәт итүчеләр оешмасы җитәкчесе, генерал-майор Анатолий Молоствов, Апас һәм Кайбыч районнары хәрби комиссары Илшат Паймурзин чыгыш ясадылар, сорауларга җаваплар бирделәр. Соңыннан оештыру эшләрендә актив катнашучылар бүләкләнде.

Кече Болгаерның алма бакчасы быел да кунаклар кабул итте. Биредә “Свияга” берләшмәсе көче һәм шәхси эшмәкәрләр булышлыгы белән Сабан туе гөрләде. Авыл үзешчәннәре җыр-моңнарын, биюләрен бүләк итте. Хезмәт алдынгылары макталды, данланды. Авыл җирлеге башлыгы Зилә Сәйфуллина, бүлекчә җитәкчесе Илфир Хөсәенов, Кече Болгаер авылы егете, бүген районның торак-коммуналь хуҗалыгын җитәкләүче Айдар Мөхәммәтшин авылдашларын бәйрәм белән тәбрик итеп, фидакарь хезмәтләре өчен рәхмәтләрен ирештерделәр.

Ир-егетләрнең иң асыллары көрәш мәйданында бил алышты. Баш батыр булып Равил Хәсәнов калды.

Сабан туе олысы-кечесе өчен истәлекле булды.

– Йомырка кабып та чаптым, капчык киеп тә сикердем, күз бәйләп уенчык та кистем. Бүләкләр дә алдым. Бик кызык булды. Өйгә кайтасы да килми, – ди биш яшьлек Аяз Баһаветдинов.


11
июнь, 2015 ел
пәнҗешәмбе

Россия көне белән апаслыларны район башлыгы Рәшид Заһидуллин тәбрик итә.

Быел Иске Әнәле авылы халкы яңа клублы булды. Биредә мәдәни чаралар еш һәм күңелле, эчтәлекле үтә. Район Сабан туенда аларга, “Бердәм Россия” партиясенең региональ бүлеге тарафыннан, партия эчендәге алдан сайлауларны оештыруда һәм үткәрүдә зур көч куйганнары өчен, спорт җиһазлары алырга сертификат бирелде. Әлеге бүләкне “Бердәм Россия” сәяси партиясенең җирле бүлеге секретаре Рәшид Заһидуллин тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International