Сабан туенда ел саен яңа гына тәпи атлап киткән нәниләр дә мәйдан түрендә булалар. Бу бәйрәм Сатмыш авылыннан Марат Сәлахов, Чурибураштан Рәзил Яруллин, Югары Балтайдан Руфинә Габдрахманова һәм аларның әти-әниләре өчен аеруча истәлекле булды. Нәниләргә зур уенчыклар тапшырылды.
– Сабан туе быел безгә икеләтә истәлекле. Улыбыз Марат тәпи атлап мәйданга чыкты. Зурлаулары өчен рәхмәт, – диләр Сатмыш авылыннан Илшат һәм Гөлинә Сәлаховлар.
Гадәттә, җәй көннәрендә елга-күлләрдә, буаларда бала-чага чупырдаша, араларында шәһәрләрдән җәйгә кунакка кайтучылар да бик күп.
-Татарстанда сулыкларда батып үлүе балалар бар, бу кара исемлеккә Апас керергә тиеш түгел! Районда тикшерелеп, тиешенчә җиһазланган бер генә табигый су коену урыны да юк. Аларны су коенырга җибәрүче әти-әниләр аеруча сак, өлкәннәр балаларга даими күз-колак булсыннар иде, – ди район административ комиссия секретаре Гөлнара Мәликова.
Республика шәһәр-районнарында бу кызу көннәрдә күзәтүсез калган, өлкәннәр кайгыртуы һәм назын тоймаган балалар һәм яшүсмерләрнең үз-үзләренә кул салу очраклары да артты. Имтиханнар тапшыру, мәктәп белән хушлашу көннәрендә бу аеруча мөһим. Балаларыбыз хакына барыбыз да игътибарлы булсак иде.
“Бердәм Россия” сәяси партиясе “Прайм-лига” кысыларында футбол матчлары уздыра. 12нче июньдә Россия көнендә республиканың шәһәр һәм авылларында матчлар үткәреләчәк.
Бу гадәти булмаган лига праймеризларда катнашучылардан тора. Мәгълүм булганча, 1нче июньгә республикада алдан тавыш бирү төгәлләнде. Ул 924 мәйданчыкта үтте, аларда барлыгы 12 меңнән артык кандидат һәм 37меңгә якын сайлаучы катнашты.
Безнең районнан “Прайм-лига”да «Бердәм Россия» сәяси партиясенең Апас жирле бүлеге секретаре, Апасмуниципаль район башлыгы Рәшид заһидуллин һәм барлык авыл җирлекләреннән партия эчендә алдан тавыш бирүдә катнашучы кандидатлар һәм сайлап алучылар арасыннан спорт сөючеләр катнашачак.
Уен сәгать 10.00 да Каратун мәктәбе базасында үтәчәк. Шул ук көнне волейбол, бокс буенча да ярышлар үтәчәк.
Быелгы Сабантуй бәрәмененең яңалыгы буларак, Татарстан Республикасының “Президент белән бергә” җәмәгать хәрәкәте тарафыннан биредә ГТО нормаларын тапшыру оештырылды. Теләге булган һәр кеше үзен гер күтәрүдә, озынлыкка сикерүдә, гәүдәне төз тотуда сынап та карады.
Бераз суытып торса да, тәмле кайнар ризыклар, шашлык исеннән, җыр-моңнардан, балаларның шат тавышларыннан һава җылытып та җибәргән төсле тоелды. Балалар рәхәтләнеп батутта сикерделәр, төрле уеннарда уйнадылар. Район үзешчәннәренең чыгышларын халык тын алмыйча да карады. Күктә йөзгән күксел болытлар да, ара-тирә яуган яңгыр да көрәш мәйданындагы халыкны куркытмады. Көрәш яратучы райондашларыбыз баш батыр исемен ишеткәч кенә кузгалдылар. Ә баш батыр булып Апас егете Рафис Хабибуллин калды.
Татарстан Республикасының “Президент белән бергә” җәмәгать хәрәкәте тарафыннан Сабантуй бәйрәмендә ГТО нормаларын тапшыру оештырылды. Сабантуй кунаклары ГТО нормаларын тапшыру мәйданчыгында урыннан озынлыкка сикерү, гәүдәне төз күтәрү, гер күтәрү буенча үзләрен сынап карады.