Программа чыкканнан бирле районда барлыгы 960 сертификат тапшырылган, шуның 800е кулланылган да инде. Нигездә, бу акчалар торак сатып алу яки яхшырту өчен, киләчәк пенсия, бала укыту өчен тотылган.
– Хөкүмәтебезнең безне шулай кайгыртканы өчен бик рәхмәтлебез, нәниләребез исән-сау үссеннәр, илләр-көннәр тыныч булсын, – диләр әниләр.
Парклар һәм скверлар елы уңаеннан, Шәүкәт Галиев исемендәге Бакырчы урта мәктәбендә “Иң матур утыргыч” конкурсы игълан ителде. Әлеге бәйге укучыларның әтиләрендә дә кызыксыну уятты. Беренче урынга Гөлгенә Гайнетдинова, Алсу Идиятуллина, Алия Мөхәммәтҗанова җитәкчелегендәге башлангыч сыйныф укучылары лаек булды. Әлеге утыргычны ясауда Фәнил Кәлимуллин зур тырышлык күрсәтте.
– Тәнәфесләрдә, дәресләрдән соң укучылар агачлар ышыгында кошлар сайравын тыңлыйлар, әңгәмәләр коралар, ял итәләр. Мәктәп яныннан үткәндә, өлкәннәр дә безнең утыргычларга сокланып, ял итеп китәләр. Мәктәп белән гаиләнең тыгыз элемтәсе дә шундый бәйгеләрдә күренә, – ди мәктәпнең директоры Лилия Сәгъдиева.
Иске Әнәледә дә бер генә хуҗалык та игътибардан читтә калмады.
– Шәһит абый хуҗалыгында тәрбияләнүче атны матур итеп бизәдек, гармунчыбыз да бар. Шушы авылда туып-үскән Дамир Нәбиуллин бик оста уйный. Колгага иң беренче сөлгеләрне изге дога астында авылның акъәбиләре бәйләде,– ди клуб мөдире Альмирә Сәлахова.
Бүләк җыю йоласы күңелле узды. Җырлар, зәлидә әйләнүләр һәркемнең күңеленә хуш килде. Миңнегөл апа Сәлахова белән Фәридә апа Насыйбуллина да бу көнне яшьләрдән калышмады. Алар бүләкләрен дә тапшырды, яшьләргә киңәшләрен дә бирде.
Фәйрүзә Шиһабиева исә үзе килен булып төшкәндә, 41 ел элек чиккән сөлгесен бүләк итте.
– Сабан туе батырына насыйп булсын! Бәйрәмнәр күңелле узсын! – диде ул.