ЯҢАЛЫКЛАР


18
март, 2015 ел
чәршәмбе

Апаста  район мәдәният сәхнәсендә 18 март 16.00 сәгатьтә “Созвездие” (“Йолдызлык”) фестиваленең  гала-концерты үтәчәк. Биредә сайлап алу турыннан үткән балалар катнашачак. Рәхим итегез!

21 мартта апаслылар Казанга ярминкәгә барачаклар. Шәһәр халкына кризис шартларында үткәрелүче ярминкәләр бик ошый, безгә дә азмы-күпме акчасы керә, оттырышлы түгел, диләр апаслылар. Ильяс Заһидуллин бу ярминкәләрдә үз хуҗалыгыннан артып калган ит-сөт, яшелчәләрен барлап, гади апаслыларны да катнашырга чакыра. Моның өчен үз теләгеңне алдан җиткерергә кирәк.
Районда 15-25 мартта «Алькоголь» полиция операциясе бара. Район эчке эшләр бүлегенең икътисади җинаятьләр, коррупциягә каршы көрәш буенча җаваплы хезмәткәре Рөстәм Сәлахетдинов белдерүенчә, ел башыннан үз өендә спиртлы эчемлекләр җитештереп сатуны җайга салган 5 «кәсепче» ачыкланып, һәммәсенә карата чаралар күрелгән.

20 март көнне сәгать 8.00-12.00 аралыгында Апас җирле бүлегенең “БЕРДӘМ РОССИЯ” партиясенең җәмәгатьне кабул итү бүлмәсендә бушлай юридик ярдәм күрсәтү көне узачак. Барлык сорауларга тәҗрибәле белгечләр җавап бирәчәк. Сорауларны штп Апас, Совет урамы, 2б йорты яки 22 3 18 телефоны буенча биреп булачак. Рәхим итегез!

 

 

Апас районы буенча кулланучылар хокукларын яклау бүлеге җитәкчесе Гөлнара Габдрахманова әйтүенчә, агымдагы елда план һәм планнан тыш тикшерү нигезендә район кибетләреннән саклану срогы чыккан 2500 сумлык азык-төлек әйберләре сатудан алынган, 3 кибет хуҗасы административ җаваплылыкка тартылган. Мондый төр тикшерүләр район кулланучылары хокукларын яклау бүлеге тарафыннан даими күзәтелеп, тикшерелеп барачак. Шуңа да 15 март көнне билгеләп үтелгән кулланучылар хокукын яклау көне дә быел “Кулланучылар сәламәт туклануга хокуклы” дигән тема астында узган.

Үз хокукларыгызны белегез, товар сатып алганда аеруча игътибарлы булыгыз.


17
март, 2015 ел
сишәмбе

Район башлыгы Рәшид Заһидуллин юбилярны котлап Рәсәй Президентының Котлау открыткасын, чәчәк бәйләме һәм бүләк тапшырды. Шулай ук Маһинур апага тыл һәм хезмәт ветераны буларак “1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгы” юбилей медале һәм продукталар наборы  тапшырды. Өлкән яшьтәге авылдашларын Апас шәһәр тибындагы поселок башлыгы Фәнис Шарафутдинов һәм “Салават күпере” балалар бакчасы мөдире Гүзәлия Гәрәева да тәбрикләп изге теләкләрен юлладылар, бүләкләр тапшырдылар.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген республиканың кайбер законнарын имзалады, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.

Узган шимбә киңәшмәсендә район башлыгы Рәшид Заһидуллин район мөхтәсибе Мирхәт хәзрәт Җамалиевка 65 яшьлек юбилее уңаеннан Рәхмәт хаты һәм бүләк тапшырды.

Биредә шулай ук “Нәҗиб” мәчете имамы Гыйльфан хәзрәт Гыймадиев та 65 яшь тулу хөрмәтенә район башлыгының Рәхмәт хатын һәм бүләген кабул итеп алды.

16 марттан 27 мартка кадәр республикада, шул исәптән районда да наркотикларга каршы “Үлем белән кайда сату итүләрен хәбәр ит” дигән Бөтенроссия акциясе узачак. Акциянең төп максаты – наркомания һәм наркотикларның законсыз әйләнешенә кагылышлы проблемаларга халыкның игътибарын юнәлтү. Әлеге акция кысаларында теләге булган һәркем 8 (843) 274-30-30, 273-43-45 ышаныч телефоннарына шалтыратып, законсыз рәвештә наркотиклар белән сату итү фактларын, наркопритоннар хакында хәбәр итә ала. Шулай ук сорау һәм хәбәрләрне 21-5-75, 21-6-76, 02 телефоннарына да шалтыратып әйтергә мөмкин.

26 мартта, 8.00 сәгатьтә район хакимиятенең актлар залында Россия монополиягә каршы хезмәтенең Татарстан идарәсе бизнес, җирле үзидарә органнары һәм халык белән очрашу үткәрә. Анда монополиягә каршы законнарны кабул иткәндәге каршылыклар тудырган сорауларны, реклама, сату эшләрен алып бару турындагы закончалыкларны уртага салып сөйләшү, еш очрый торган закон бозуларны кисәтү, эшмәкәрләрнең мәнфәгатьләрен яклау һәм башка мәсьәләләр төп тема булачак.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International