Якташыбыз, Биеш авылында туып-үскән Советлар Союзы Герое Дмитрий Горбунов истәлегенә Дәүләкидә чаңгы ярышлары үткәрү традициясе дәвам итә. 28 февральдә аның чираттагысы үтте. Эстафета дистанциясенә 120 чаңгычы чыкты. Аны ачу тантанасы быел үзенчәлекле булды-мәктәп директоры Марат Ногманов кураена кушылып, укучылар Бөек Җиңүнең 70 еллыгына матур чыгышлар әзерләгән иде.
Кешелек тарихында иң дәһшәтле сугышта – Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгы якынлашкан көннәрдә бу олы бәйрәмне лаеклы рәвештә каршы алу һәм, беренче чиратта, арабызда инде бик аз калып баручы ветераннарны кайгырту – һәркемнең изге бурычы.
21 февральдән ветераннарга “1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгы” юбилей медальләрен тапшыру тантаналары башлана. Бүгенге көндә Татарстанда 75,8 меңгә якын сугыш ветераны, 4,2 мең тол калган солдат хатыны һәм сугыш инвалидлары яши. Ләкин вакыт аларның берсен дә аямый. Шуңа күрә бигрәк тә юбилей алдыннан аларның социаль-көнкүрешен яхшыртуга, медицина ярдәме күрсәтү, матди хәлен кайгыртуга бөтен көчне юнәлтү мөһим.
Апасның “Салават күпере” балалар бакчасында тәрбияләнүче нәниләр сугыш ветераннары Хатыйп Салаватуллин, Афрат Насыйбуллин, Назыйм Гайнетдинов белән очраштылар. Балалар алар хөрмәтенә җырлар җырладылар, биюләр башкардылар. Район мәгариф бүлеге җитәкчесе Ранис Әхмәтшин, бакча мөдире Гүзәлия Гәрәева өлкәннәрне якынлашып килүче Бөек Җиңү бәйрәме белән тәбрикләп, очрашуга килгәннәре өчен рәхмәтләрен белдерделәр. Ветераннар үзләренең сугышта һәм сугыштан соңгы авыр елларда күргән, кичергән михнәтләрен сөйләделәр, илгә-көнгә иминлек теләделәр.
Бу көннәрдә 14 яше тулган 12 яшь апаслыга тантаналы шартларда Россия Федерациясе гражданының төп документы – паспортлар бирелде. Әлеге истәлекле һәм дулкынландыргыч чарага егет-кызлар әти-әниләре, апалары белән килгәннәр иде. Район хакимияте, Апас туган якны өйрәнү музее, миграция хезмәте һәм мәдәният бүлеге хезмәткәрләренең уртак тырышлыгы белән узган кичәдән яшьләр зур дулкынлану белән кайтып китте.