ЯҢАЛЫКЛАР


3
март, 2015 ел
сишәмбе

Район мәгариф бүлеге һәм Апас балалар «Сәләт» иҗаты Үзәге һәр елны мәктәпләр арасында кошлар көненә багышлап махсус акция-конкурслар игълан итә. Бу матур традициянең дистәләгән еллык матур тарихын дәвам итеп, Апас мәктәбе укучылары да быел да бәйгегә кушылдылар. Алар өчен ул илленче тапкыр үтте.

Бик кызганыч, Татарстан Дәүләт Советы карары белән 10 еллар элек шәһәр типлы бистә статусына күчерелгән Апас үзәк хастахәнәсе Россиякүләм «Земский доктор» дәүләт программасында катнашудан мәхрүм. Аның буенча, авыл районына эшкә кайткан 35 яшькә кадәрле табибка 1 миллион сумлык Грант бирелә, Татарстан хөкүмәте дә шуңа 100 мең сум өсти. Район юлламасы белән хәзер югары медицина уку йортларында 10 апаслы укый. Алар диплом алгач районга кайтып эшкә урнашырга тиеш, дүрт яклы килешүдә  шулай күрсәтелгән. Апаска кайтмасалар, алар республика бюджетыннан түләнгән акчаларны кире кайтарырга тиеш була. Бүген район үзәк хастаханәсе, поликлиникада 39 табиб, 196 урта буын белгеч эшли. Хезмәт күрсәтүче һәм кече буын медицина хезмәткәрләре-83 кеше. Табибларның уртача айлык хезмәт хакы узган елда 37106, урта буын белгечләрнеке 19095 сум, кече буын хезмәткәрләрнеке 11315 сум тәшкил итте, – ди районның баш табибы Линар Әхмәтянов.

Бу ел башыннан районда 15 бала туды. Узган ел 160 (2013 елда – 180, 2012 елда – 206 иде) бала туды. Табигый үрчем дәрәҗәсе 1000 кешегә 7,6 туучы туры килә, Татарстан буенча бу сан – 14,8. Райондагы барлык халыкның 14 процентын балалар тәшкил итә. Бакча һәм мәктәп яшендәгеләр – 2853. Элеккеге бала табу йортындагы шартлар таләпләргә туры килмәү сәбәпле, булачак әниләрне Буа, Казан бала табу йортларына озатырга мәҗбүрбез. Район үзәк хастаханәсендә төзекләндерү-капиталь ремонт эшләре төгәлләнгәч, бала табу бүлеге Апаска кире «кайтачак», – дип белдерде балалар баш педиатры Наилә Зиатдинова район табибларының хисап җыелышында.

Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан Апас муниципаль районының башкарма комитеты «Җиңү” дип исемләнгән хоккей буенча ирләр арасында ачык турнирны ачык дип игълан итә. Турнирга мәктәп балалары да кертелә.

“Ел укытучысы – 2015” бәйгесенең район туры узды. Биредә беренче турдан узган 12 укытучы катнашты. Оркыя Каюмова (Каратун), Алсу Җаббарова (Каратун), Рания Гомәрова (Апас), Әнисә Салаватуллина (Апас),  Чулпан Галәветдинова (Дәвеш), Иршат Вәлиуллин (Азбаба), Энҗе Мөбәрәкшина (Азбаба), Минзифа Ибраһимова (Кызыл Тау), Зөлфия Сөләйманова (Биеш), Миләүшә Хафизова (Бакырчы), Гөлназ Шәйдуллина (Морзалар), Эльмира Гыйбасова (Кабык Күпер) бәйгенең барлык шартларын үтәп ныклы хәзерлек белән килгәннәр. Бәйге иртәнге сәгать сигездән кичке тугызга кадәр бик киеренке барды. Укытучылар Апас урта мәктәбендә сыйныф сәгатьләре үткәрделәр, мастер-класслар күрсәттеләр. Жюри чыгарган нәтиҗәләр буенча иң күп балл җыйган биш укытучы – Оркыя Каюмова (Каратун), Рания Гомәрова (Апас), Иршат Вәлиуллин (Азбаба), Миләүшә Хафизова (Бакырчы), Гөлназ Шәйдуллина (Морзалар мәктәбе) зона бәйгесендә катнашачаклар. Барлык бәйгечеләргә дә Мактау грамоталары, истәлекле бүләкләр тапшырылды.
Хәзер теләгән һәркем өеннән чыгып тормыйча гына үзенең булачак пенсиясенең күпме булачагын исәпли ала. Россия Пенсия фондының Татарстан бүлеге сайтында яңа хезмәт – “пенсия калькуляторы” пәйда булды.
Татарстан синоптиклары фаразына караганда, иртәгә республикада аязучан болытлы һава, явым-төшемнәрсез. Юлларда бозлавык булырга мөмкин.

2
март, 2015 ел
дүшәмбе
Билгеле булганча, районда балалар бакчаларында, мәктәпләрдә хәзер үзебездә җитештерелгән ит һәм сөт продукциясе ашатыла. Аның сыйфаты хакында, бәлки, ата-аналар арасында шик тә тугандыр. Тик шикләнергә урын юк. Продукция балалар өстәленә килгәнче зур тикшерү уза. Район дәүләт ветеринария берләшмәсе җитәкчесе урынбасары, районның баш ветеринария эпизоотологы Нәгыйм Галиуллин белдерүенчә, балалар бакчалары, мәктәпләргә озатылучы ит һәм сөт продуктларына бик җентекләп микробиологик һәм бактериаль анализ ясала. Район балалар бакчаларына Йомралы фермасынан  җибәрелүче сөт сыйфаты ферма һәм үзебезнең ветбаклаборатория шартларында көндәлек анализлана. Айга бер тапкыр Казан махсус лабораторияләрендә тикшерү дә каралган.

1977-79 елларда Венгриядә хезмәт иткән, бүген Урта Балтай авыл җирлеген җитәкләүче Рифкат Хәбибуллин яшьлекләре хәрби хезмәт елларында шушы илдә үткән апаслыларны шундый ук җәмәгать оешмасына берләшергә чакыра. Бөек Җиңүнең 70 еллыгында, хәрби-патриотик тәрбиягә безнең дә өлешебез керергә тиеш, – ди ул. Мондый үз җәмәгать оешмасын Германия җирендә хезмәт иткән кичәге солдатлар  узган ел ахырында оештырган иделәр.

Районның эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре Айрат Нигмәтҗанов, Рания Михайлова, Ранис Халиков һәм Рамиль Гафуров Эчке эшләр Министрлыгы тарафыннан үткәрелгән кышкы спорт ярышларында катнашып районга өченче урынны яулап кайттылар.

“Әлеге 3 көннек ярышларга без бик нык әзерләндек. Кышкы төр спорт ярышларында 50дән артык команда катнашты. Район күләмендә үткәрелүче чаңгы ярышларында берничә тапкыр беренчелекне алган бар иде. Менә шуның нәтиҗәсен ресмпублика күләм ярышларда да күрдек”  -  дип уртаклашты җиңүчеләр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International