ЯҢАЛЫКЛАР


25
июнь, 2014 ел
чәршәмбе

Апас мәктәбенең «СМС-Дети» укучылар иҗтимагый оешмасыннан 10 кешелек балалар десанты «Зөя» балалар ял-сәламәтләндерү үзәгенда ачылган җәйге палатка шәһәрчегенә кунакка бардылар. Анда бүген Казан, Яшел Үзән, Түбән Кама һәм Яр Чаллы шәһәрләре, республика районнарыннан 200 бала сәламәтлеген ныгыта.



24
июнь, 2014 ел
сишәмбе

27 июньдђ, 19.00 сђгатьтђ, районныћ Сабан туе мђйданында яшьлђр кљне уза. Ќыр-моћ, уен-кљлке, тђбриклђњлђр, шашлык, чђй, коймак – барысы да сезнећ љчен. Яшьлђр бђйрђменђ “Айфара” тљркеменећ кунакка килње кљтелђ.


23
июнь, 2014 ел
дүшәмбе

Быел районда 114 укучы урта мәктәпне тәмамлый. Алар дәүләт имтиханнарын тапшырып бетереп, ниһаять, җиңел сулап куйдылар. 24 июньдә егет-кызлар тантаналы шартларда кулларына өлгергәнлек аттестаты алачаклар.


22
июнь, 2014 ел
якшәмбе
22 июнь көнне 10.00 сәгатьтә район үзәгендәге Батырлар Мемориаль комплексы янында Бөек Ватан сугышы ветераннары, тыл хезмәтчәннәре, өлкәннәр, яшьләр, гомумән, район активы катнашында митинг узды.

20
июнь, 2014 ел
җомга

Һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан районыбызның барлык медицина хезмәткәрләре бергә җыелып район мәдәният йортында хезмәтләрен барладылар, уңышлары турында сөйләштеләр.

Апас муниципаль район Советы һәм башкарма комитетының утырышлар залында социаль яклау идарәсе хезмәткәрләре хөрмәтенә тантаналы кичә булды. Тәрбиягә мохтаҗ кешеләрне барлап, аларга ярдәм күрсәтүче бу игелек ияләренең хезмәте һәрчак мактауга лаек.

Апаста “Трактор-прицеп” операциясе бара. Ул үзйөрешле машина прицеплары катнашында бәхетсезлек очракларын булдырмый калуны күздә тота. Үзйөрешле машина-трактор, юл-төзелеше техникасы, үзйөрешле машина прицеплары катнашында бәхетсезлек очракларын булдырмау максатында, юл иминлеге хезмәткәрләре, “Гостехнадзор” идарәсе белән берлектә уздырыла.

“Йолдыз” (“Звезда”) газеталарына язылу дәвам итә. Шәхси затлар өчен ул – 444 сум, оешмалар өчен – 456 сум.

Хәзер ерак шәһәрләрдә яшәүче туганнарыгыз, балаларыгыз интернет челтәре аша, сезнең өчен районыбызда нәшер ителүче “Йолдыз” газетасына языла һәм бүләк итә ала.

“Чиста район” җәмгыяте җитәкчесе Радик Гәрәев 30 яшьлек гомер бәйрәме һәм Апас районының экологик куркынычсызлыгын тәэмин итүдә керткән өлеше өчен район башлыгы Рәшид Заһидуллинның Рәхмәт хатына лаек булды.

Мөселманнар һәм халыкара бердәмлек булдыруда хезмәте өчен Татарстан Диния Нәзарәтенең Апас районы мөхтәсибе Мирхәт Җамалиев Россия мөселманнары Үзәк Диния Нәзарәтенең “Бердәмлек”-“Аль-И-тисам” медале белән бүләкләнде. Әлеге бүләкне район башлыгы Рәшид Заһидуллин тантаналы шартларда тапшырды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International