ЯҢАЛЫКЛАР


18
апрель, 2014 ел
җомга
Апас авылында яшәүче сугыш һәм хезмәт ветераны Хатыйп ага Салаватуллин дәһшәтле сугыш елларын узып, тормышның ачысын-төчесен күп күргән.
17 апрельдә “Балкыш” фестиваленең сайлап алу туры Каратун мәдәният йортында үтте. Апас, Каратун, Биеш, Тутай, Коштавылы, Чүрибураш авыл җирлекләренең өлкән үзешчәннәре сәхнәне гөр китерде.

Районда яңа өйләнешүче парлар өчен тагын бер яңалык керә. Хәзер кияүнең кәләшне район башлыгы машинасында барып алу мөмкинлеге бар. Машина иң беренчеләрдән булып 19 апрель көнне Апас егете Раил Шиһабиев һәм Иске Йомралы авылы кызы Алисә Кашафетдинованың кавышу мизгелләрендә хезмәт итәчәк.

Район башлыгы Рәшид Заһидуллин катнашында узган чираттагы җомга киңәшмәсендә коррупциягә юл куймау, хезмәт, янгын куркынычсызлыгын булдыру, чисталык икеайлыгы кысаларында өмәләр оештыру мәсьәләләре каралды. Шулай ук язгы кыр эшләре барышы төп тема булып яңгырады, һәр көннең, һәр сәгатьнең кадерен белеп эшләү бурычы куелды.

Районда җаваплы чор – язгы чәчү эшләре бару сәбәпле, район башлыгы Рәшид Заһидуллин халыкны кабул итү сәгатьләрен үзгәртте. Кабул итү – сишәмбе һәм җомга көннәрендә 7.00-9.00 сәгатьләрдә.

Быел язын хәрби хезмәткә Апас районыннан 27 яшькә кадәрге 31 ир-егет чакырылачак,диде хәрби комиссар Илшат Паймурзин.

19 апрельдән районда киек кошларга язгы ау сезоны ачыла. Ул 28 апрельгә кадәр кадәр дәвам итәчәк.


17
апрель, 2014 ел
пәнҗешәмбе
Республика күләмендә “Муниципаль идарә өлкәсендә иң яхшы хезмәткәр”, “Муниципаль берәмлекләрдә иң яхшы җәмәгать инициативасы” һәм “Җирле үзидарәләр темасын иң яхшы яктыртучы массакүләм мәгълүмат чаралары” бәйгеләре үтте.
Урта Балтай мәдәният йортында Олы Бакырчы, Чирмешән, Урта Балтай авыл җирлекләре үзешчәннәре катнашында “Балкыш” фестивале үтте.
Хөрмәтле райондашлар! Сезне 25 апрель көнне 14.00 сәгатьтә яраткан язучыбы Зифа Кадырова һәм Һади Кәримов белән очрашуга чакырабыз. Очрашу урыны – Үзәк китапханә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International