ЯҢАЛЫКЛАР


17
апрель, 2014 ел
пәнҗешәмбе
«Халыкның санитар-экологик тотрыклылыгын тәэмин итү турында”гы Федерал Законда күрсәтелгәнчә (РФ №52-ФЗ, ст. 34), хезмәткәрләрнең һөнәри авыруларын кисәтү максатыннан, эшкә алганда һәм даими рәвештә аерым һөнәр ияләре профилактик медицина күзәтүе узарга тиешләр.
Республикакүләм “Музейлар язы” бердәм акциясенә район туган якны өйрәнү музее да бик теләп кушыла. Шул уңайдан 21-26 апрель көннәрендә музейда төрле-төрле чаралар узачак, күргәзмәләр эшләячәк һәм барлык райондашлар, якташлар, кунаклар өчен музейга сәяхәт түләүсез булачак.

16
апрель, 2014 ел
чәршәмбе
12 апрельдә Буада самбо буенча районара ярышлар узды. Биредә районнан Апас, Кызыл Тау, Биеш мәктәбенең яшь спортчылары катнашты. Үз үлчәм һәм яшь категорияләрендә Евгений Липатов, Индира Хәсәнова, Камилә Сафина беренче урынны яуладылар.
Татарстанда бик матур, хезмәт ветераннарының  «Балкыш» сәхнә фестивале 2012 елда игълан ителде. Ул Бөек Җиңүнең 70 еллыгын лаеклы каршылауга багышланган. Апасның район үзәге, авыллардагы сәхнә, җыр-моңга битараф булмаган 300 гә якын ветераннарыбыз анда ел да актив катнаша.

58 яшендә район электр элемтәсе челтәрләрен җитәкләгән Хәев Фирдүс Мәлик улы озак авырудан соң арабыздан китте. Аның якты истәлеге күңелләрдә мәңге сакланыр.

 

 

Кама Тамагы районында авыл җирлеге башлыклары катнашында зонакүләм семинар-киңәшмә узды. Анда Апас, Буа, Чүпрәле, Кайбыч, Кама Тамагы, Тәтеш районы вәкилләре катнашты.  

14
апрель, 2014 ел
дүшәмбе
Бүген Апас муниципаль районы башкарма комитеты бинасында районның наркотикларга каршы көрәш комиссиясенең чираттагы утырышы булып узды. Көн тәртибендә барлык тармакларның бердәм координацияле эш алып барырга тиешлеге, Апас эчке эшләр бүлегенең законсыз наркотик матдә кулланучылар, таратучыларга каршы җинаять эшләре алып баруы, мәктәпләрдә һәм Аграр көллиятнең югары сыйныф укучылары арасында наркотик матдә куллану, кулланмауны ачыклау максатыннан үткәрелгән тестларның нәтиҗәләре белән таныштыру каралды.
14нче апрель районда язгы чәчү эшләре башланып китте. Әлеге эшне беренчеләрдән булып Әлмәндәр берләшмәсе механизаторлары башлап җибәрде. 120 гектарда “Эстер” сортлы язгы бодай чәчәргә чыктык – диде бүлекчә җитәкчесе Айдар Хәмидуллин. Район башлыгы Рәшид Заһидуллин хуҗалык җитәкчеләре, авыл җирлеге башлыклары, белгечләр, механизаторлар белән очрашты. – Язның бер көне ел туйдыра дигән борынгылар. Шуңа күрә бүгеннән старт алып, барыбыз да бердәм булып язгы чәчү эшләрен вакытында башкарып чыгыйк – дигән максат куйды район башлыгы. Шулай ук Йомралы, Горбунов берләшмәләре, аграр көллият тә җиң сызганып эшкә кереште. Хәерле сәгатьтә!
Казан шәһәрендә Туфан Миңнуллин истәлегенә багышланган укытучыларның һәм укучыларның беренче республика конференциясе узды. Анда Апас урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гүзәл Дәүләтшина җитәкчелегендә 5А сыйныфы укучысы Ленар Шиһабиев та катнашты. Ленар “Шигърият. “Сөй гомерне, сөй халыкны” номинациясендә өченче, “Журналистика. “Кызыл тышлы дәфтәрдән” номинациясендә икенче урынны яулады.
Республиканың хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы оештырган “Иң яхшы социаль хезмәт күрсәтү оешмасы хезмәткәре” Бөтенроссия бәйгесенең республика этабына нәтиҗәләр ясалды. Анда 18 номинация буенча 79 кеше катнашты. Апастан “Рассвет” үзәгенең өйгә барып ярдәм күрсәтү бүлеге мөдире Светлана Салаватуллина “Хезмәттәге иҗадилыгы” номинациясендә җиңү яулады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International