ЯҢАЛЫКЛАР


17
февраль, 2014 ел
дүшәмбе
15 февраль көнне совет гаскәрләренең Әфганстаннан чыгарылуына 25 ел тулды. Бу уңайдан район Советы һәм Башкарма комитетының зур залында район Башлыгының Р.Заһидуллинның кайнар нокталарда хезмәт иткән райондашларыбыз белән традицион очрашуы узды.

15
февраль, 2014 ел
шимбә
Балалар үзәк китапханәсендә “Батырлык исеме – Әфганстан” дип исемләнгән очрашу узды. Кичәне китапханә хезмәткәре Гөлинә Мулахмәтова алып барды.

13
февраль, 2014 ел
пәнҗешәмбе
Зур Күккүз урта мәктәбе базасында әфганчылар призына традицион биатлон ярышлары үтте. Ул быел Совет гаскәрләренең Әфганстан җиреннән чыгарылуына 25 ел тулу уңаеннан оештырылды.

11
февраль, 2014 ел
сишәмбе
“Апастан шатланып китәм, киләчәктә сезгә ярдәм итәргә тырышачакмын”, – диде Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, 11 февральдә район мәдәният йортында булып узган икенче чакырылыш Апас муниципаль район Советының утыз бишенче утырышында.

10
февраль, 2014 ел
дүшәмбе
Апаста “Татарстан чаңгы юлы-2014” ярышлары үтте.
Башлангыч сыйныфларда укучы Раян Нургалиев (Чүрибураш), Аяз Җамалетдинов һәм Камилла Сафина (Апас) яшьтәшләрен күпкә артта калдырды. 9 еллык мәктәпләр арасында финиш сызыгын иң алдан Апас мәктәбе укучысы Ринас Хәсәнов, Николай Ишуков (Т. Черкене), Раил Гыйсмәтуллин (Чүрибураш) үтте. Кызлар арасында Алинә Кәлимуллина (Зур Күккүз), Илүзә Зарифуллина белән Диана Нургалиева (Чүрибураш) җиңде. 11 еллык мәктәп укучылары арасында Раил Гайнетдинов (Зур Күккүз), Нәсим Хәйретдинов (аграр көллият), Илназ Сафиуллин (Апас), Фирүзә Яруллина (Зур Күккүз), Алисә Ибраһимова (Чирмешән), Лилия Хәйруллина (аграр көллият) финишка җиңүчеләр булып керделәр.
2014 елның 11 нче февралендә 10.00 сәгатьтә район мәдәният йортында икенче чакырылыш Апас муниципаль район Советының утыз бишенче утырышы узачак.
Икенче чакырылыштагы “Зур Күккүз авыл җирлеге” муниципаль берәмлеге Советының 9нчы номерлы бермандатлы Кавказ округы буенча өстәмә сайлаулар билгеләнде
Икенче чакырылыштагы “Шәһәр тибындагы Апас поселогы” муниципаль берәмлеге Советының 8нче номерлы бермандатлы Садри Җәләл округы буенча өстәмә сайлаулар билгеләнде

4
февраль, 2014 ел
сишәмбе
Апас үзәк хастаханәсе яңара
Район үзәк хастаханәсенең хирургия бүлегендә төзекләндерү эшләре бара. Биредә барлык санитар таләпләргә дә туры килерлек итеп реконструкция ясала. Бар да заманча, бар да уңайлы булачак.

3
февраль, 2014 ел
дүшәмбе
Район хакимиятенең зур утырышлар залында 14 яше тулган яшь апаслыларга паспортлар бирү дәвам итә. Районда мондый матур традиция узган елның август аенда пәйда булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International