ЯҢАЛЫКЛАР


25
февраль, 2014 ел
сишәмбе
Район Советы һәм башкарма комитетының кече залында Апас муниципаль районы башлыгы каршындагы коррупциягә каршы көрәш Советы утырышы булды. Утырыш район башкарма комитеты җитәкчесе, коррупциягә каршы көрәш Советы рәисе урынбасары Алмаз Сабирҗанов рәислегендә узды. Шулай ук район башлыгы урынбасары, район башкарма комитеты урынбасары, район финанс-бюджет палатасы рәисе, үзәк хастаханә баш табибы һәм башкалар катнашты.
Шыгай авылында гомер кичерүче Мәсрүрә әби Җантимеровага 90 яшь
Шыгай авылында гомер кичерүче Мәсрүрә әби Җантимерова безне верандага чыгып, беркемгә дә “худ” бирмичә үзе каршы алды. Ачык йөзле, зиһенле, хәрәкәтчән әле ул.
Олы Бакырчы авылында яшәүче Хәдия әби Габидиновага бу көнне 95 яшь тулды. Йортлары бәйрәм төсе алган. Өйнең түрендә балалары янәшәсендә, аларның кайгыртуын тоеп хасияттә яшәгән Хадия әби бәхетле картлык кичерә. Авылда өч баласы төпләнгән аның. Төп йортта улы Заһир белән килене Венера Хадия әби сулышы белән яшиләр дисәм дә ялгыш булмас. Әбиебез һәр сүзендә аларга рәхмәт әйтеп тора.
Апас мәктәбе спорт залында Апас, Сатмыш, Биеш, Буа һәм Тәтеш районнары ир-егетләр җыелма командалары районкүләм ачык волейбол ярышында очраштылар.

22
февраль, 2014 ел
шимбә
Апаста 43 Бөек Ватан сугышы ветераны яши. Алар һәм хәрби бурычын үтәгәндә һәлак булган солдатларның әти-әниләре үзәк мәдәният йортына район башлыгы Рәшид Заһидуллин белән очрашуга килде. Сәхнәдән агылган җыр-моң, биюләр, гармун моңнары барысы да утлы еллар хәтирәсен, солдат чорын хәтерләтте.

21
февраль, 2014 ел
җомга
21 февральдә Апас аграр көллияте спорт залында самбо көрәше буенча беренче ачык районара турнир үтте.
20 февральдә “Сәләт” балалар иҗаты үзәгендә “Ел укучысы – 2014” бәйгесенең икенче сайлап алу туры узды. Биредә районыбызның төрле мәктәпләреннән 21 укучы “Мин үз илемнең лаеклы гражданины” темасы астында үз сәләтләрен, ни дәрәҗәдә белемле булуларын күрсәттеләр.
Район мәдәният йортында 23 февраль – Ватан сакчылары көне уңаеннан әтиләр һәм балалар катнашында кызыклы кичә булды.

19
февраль, 2014 ел
чәршәмбе
20 нче февраль көнне район Советы һәм башкарма комитетының утырышлар залында кече һәм урта бизнес вәкилләренең җыелышы узачак.

18
февраль, 2014 ел
сишәмбе
14 февральдә “Сәләт” балалар иҗат үзәгендә татар композиторы Фәрит Яруллинның тууына 100 ел тулуга багышланган «Дулкыннар» Республикакуләм бәйгесенең район сайлап алу туры узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International