ЯҢАЛЫКЛАР


6
гыйнвар, 2014 ел
дүшәмбе
Апас мәктәбе зур спорт залында волейбол буенча ярыш үтте. Җирле эшмәкәр иганәсендә яңа ел волейбол турнирында әле былтыр гына биредә укып, хәзер Казан югары уку йортларында белем алучы студент кызлар бер командага берләшеп, яшь алмашка “мастер-класс” уены күрсәттеләр.
5 гыйнварда Апас мәдәният йортында район Башлыгының уку алдынгылары, актив укучылар, физик мөмкинлекләре чикле булган һәм ятим балалар өчен Чыршы бәйрәме узды. Биредә 289 бала катнашты.

4
гыйнвар, 2014 ел
шимбә
1 гыйнвар көнне Апас балалар тудыру йортында ике бала дөньяга килде.
Бүген видеоконференция режимында республика киңәшмәсе узды. Анда Апас муниципаль районы башлыгы Р.Заһидуллин һәм җаваплы хезмәткәрләр катнашты.
Район Башлыгы каршында утуче иртэнге кинэшмэдэ Биеш авылында уздырылучы Раштуа бэйрэменэ эзерлек хэм тозелеш мэсьэлэлэре каралды. Бу коннэрдэ Югары Акхужа авылында мэдэният учреждениесы тозелеше башланды. Бу зур эш авыл жирлеге тарафыннан 1 миллион сум кулэмендэ грант оту нэтижэсендэ момкин булды.
7 гыйнварда Биеш авылында Раштуа бәйрәме була. Ул чиркәү янында 9.00 сәгатьтә башлана. Шулай ук мәдәният йорты каршында сәүдә нокталары эшләячәк, шашлык, коймак, кайнар чәй дә тәкъдим ителәчәк.

3
гыйнвар, 2014 ел
җомга
28 декабрьдә Казанда урнашкан “IT-парк” үзенә 154 баланы җыйды. Алар – республика районнарыннан “IT-чемпион” конкурсында катнашып призлы урыннарга лаек булучылар.

30
декабрь, 2013 ел
дүшәмбе
Хөрмәтле райондашлар!
Яңа ел - үзенчәлекле бәйрәм. Ул һәрвакыт якты өметләр һәм яңа ышанычлар белән бәйле. Салкын кышкы кичтә безне гаилә учагы җылыта, без якыннарыбыз һәм дусларыбыз белән бергә җыелабыз. Җылы бәйрәм атмосферасында киләчәк турында уйлыйбыз, үтеп баручы елга нәтиҗә ясыйбыз.
Район мәдәният йорты каршында Яңа ел чыршысын ачу тантанасы узды. Районның мәдәният хезмәткәрләре көче белән әзерләнгән тамашаны олысы-кечесе яратып карады. Теләүчеләр рәхәтләнеп понида сәяхәт итте.
Чираттагы шимбә киңәшмәсендә район башлыгы Яңа ел бәйрәмнәре арасында янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү һәм халыкның буш вакытын файдалы үткәрү мәсъәләләрен күтәрде. Авыл хуҗылыгы оешмалары һәм учрежденияләр җитәкчеләре, авыл җирлекләре башлыклары бу өлкәләрдә актив эш алып барырга тиешле. Район башлыгы бассейн һәм боз сараеның, клубларның, “Сәләт” балалар иҗат үзәгенең 1сеннән 8 гыйнварга кадәр эзлексез эш алып барулары турында бурыч куйды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International