ЯҢАЛЫКЛАР


17
декабрь, 2012 ел
дүшәмбе
Район Советы һәм башкарма комитетының утырышлар залында икенче чакырылыш Апас муниципаль район Советының чираттагы утырышы узды. Көн тәртибендә Апас муниципаль районының 2013нче елга һәм 2014-2015нче еллардагы план периодына бюджеты турында һәм башка мәсьәләләр каралган иде.

12
декабрь, 2012 ел
чәршәмбе
Салмак кына явып торган кар астында кояш кебек яктырып торучы бина Караборнаш авылы халкын шимбә иртәсендә үзе янына җыйды. Әлеге яңа, барлык уңайлылыклары да булган модульле фельдшер-акушерлык пунктына халык авырып, зарын сөйләргә түгел, ә ачылу тантанасына ашыкты.
“Авыл клублары” республикакүләм максатчан программасы нигезендә, Багыш авылында 300 урынга исәпләнгән заманча, барлык уңайлыклары булган клуб сафка басты.

10
декабрь, 2012 ел
дүшәмбе
Барыбыз да көтеп алган, борынгы күркәм йолаларны яңартып искә төшерүче бәйрәм – Каз өмәсе район мәдәният йортында быел да үзгә бер күңеллелек белән үтте

4
декабрь, 2012 ел
сишәмбе
Коррупциягә каршы көрәш бүген иң актуаль мәсьләләрнең берсе булып тора. “Безнең төп максат җинаятьләрне ачу түгел, ә аны булдырмау, коррупциягә китерүче сәбәпләрне билгеләп, аларга вакытында чик кую”, – ди коррупциягә каршы көрәш буенча район башлыгы ярдәмчесе Илгизәр Фәхретдинов.
Олы Болгаер авылында яшәүче Саимә әби Гыйниятуллина бу көннәрдә тормышының шатлыклы мизгелләрен кичерә, фидакарь, тырыш хезмәтенең нәтиҗәләрен татый. Әле яңа гына балалары, якыннары, чордашлары, тирә-күршеләре, дус-туганнары җыелып, аны 90 яшьлек олы юбилее белән тәбрик иткәннәр иде. Инде менә Рәсәй Президентының Котлау открыткасы, район җитәкчелегенең җылы сүзләре, бүләкләре, чәчәк бәйләмнәре килеп иреште.
Балтач районында ТР Чемпионаты кысаларында, мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр арасында кул көрәше буенча ярышлар узды.

28
ноябрь, 2012 ел
чәршәмбе

“Бердәм Россия” Апас җирле бүлегенең XX отчет-сайлау конференциясе узды. Конференциянең көн тәртибенә җирле бүлекнең сәяси Совет Секретарен, конроль-ревизион комиссия әгъзәларен, Совет әгъзәларен,  “Бердәм Россия” нең республика региональ бүлегендә үтүче Конферециягә делегатлар сайлау кебек сораулар куелган иде. Шулай ук эш барышында Сәяси Совет, контроль-ревизион комиссиясе рәисе отчетлары да каралды.

2006 елдан, Ана капиталы турында Указ игълан ителгәннән бирле, районда Ана капиталы сертификатын 670 әни алган.
Иске Йомралы бүлекчәсенең сөтчелек фермасында югары күрсәткечләргә ирешеп эшлиләр. Хезмәт итү өчен биредә барлык шартлар да бар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International