Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы инициативасы белән Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов тарафыннан авыл халкына орлыклар бирү программасы буенча 10 млн. сум акча бүлеп бирү турында карар кабул ителде.
Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров билгеләп үткәнчә, программаның асылы шунда ки, авыл халкына үсентеләр һәм орлыклар бушлай тапшырыла, бу киеренке икътисадый вәзгыять шартларында авыл кешеләренең эш белән тәэмин итәргә һәм республиканың азык-төлек иминлеген булдырырга ярдә итә.
Гомумән алганда, татарстанлылар 31 тонна баш суган, 1 тонна кишер орлыгы, 820 кг кызыл чөгендер һәм 162 мең данәдән артык кәбестә үсентесе алдылар.
Орлыклар белән тәэмин итүче операторлар буларак районнарнң кулланучылар җәмгыятьләре һәм Татпотребсоюз системасы кооперативлары чыкты, соңыннан алар тарафыннан ук авыл халкы үстергән уңышны алу һәм сату күздә тотыла.
Игътибар!
Талпан энцефалиты-ул вируслы, табигый-чыганак (билгеле бер территорияләр өчен генә хас) үзәк нерв системасының өстенлекле зарарлануы белән авыру.
Татар Черкене авылында сугыш кырында ятып калган Фатыйх Хәбибуллин истәлегенә һәйкәл куелды.
Бөек Җиңү көне уңаеннан, районда Җиңү автоколоннасы оештырылды.
Батырлар Мемориал комплексында Бөек Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан митинг үтте.
Җәй - яшелчә, җиләк-җимеш, яшел тәмләткечләр чоры.җиләк-җимеш, һәм яшелчәләр, шулай ук яшеллек макро- һәм микроэлементларга, кеше организмы өчен азык җепселләре кирәк булган витаминнарга бай. Россия халкы өчен азык-төлек продуктларын куллануның рациональ нормалары буенча рекомендацияләр нигезендә, елына 1 кешегә яшелчә һәм бахчев куллану нормалары 120-140 кг, бәрәңге - 95-100 кг, җиләк-җимеш һәм җиләк - 90-100 кг тәшкил итә.
Татарстан Республикасы Территориясендә
гадәттән тыш хәлләр барлыкка килү мөмкинлеген
КӨНДӘЛЕК ОПЕРАТИВ ФАРАЗЛАУ
Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил гражданнарны видеоэлемтә буенча кабул итә.