ЯҢАЛЫКЛАР


7
февраль, 2020 ел
җомга

2020 елның 14 июненнән 20 июненә кадәр Казанда Ислам Хезмәтәшлеге Оешмасының (алга таба - Форум) яшь эшмәкәрләренең VI Казан форумы узачак. Форумда IT-стартап идеяләрен гамәлгә ашыру өчен яңа бизнес-элемтәләр һәм инвестицияләр алу белән кызыксынучы иң яхшы проектлар авторлары катнаша.


6
февраль, 2020 ел
пәнҗешәмбе

ТАССР оешуга 100 ел булуны бәйрәм итү алдыннан данлыклы якташларыбыз өчен тавыш бирү башланды. Алар республикабызны якладылар, төзеделәр, үстерделәр, олыладылар һәм данладылар, моны бүген дә дәвам итәләр. Апас халкын якташларына ярдәм итеп, аның белән бәйле искиткеч тарихларны искә төшерегә сорыйбыз.

Карабайда яшәүче Шәмсия әби Әхмәдуллинага 90 яшьлек олы юбилее уңаеннан Ил башлыгының Котлау хаты, район башлыгының Котлау открыткасы, бүләк һәм чәчәк бәйләме тапшырылды.

Районның яшьләр эше һәм спорт бүлеге Россия пенсионерлар берлеге һәм Пенсия фонды бүлеге белән берлектә “Өченче буын” вәкилләре өчен шашка-шахмат турниры уздырды.

Апас мәктәбенең оста куллы укучылары Бөек Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан ветераннарга үз куллары белән бүләкләр ясый.

Алар өчен яңа төрле социаль ярдәм күрсәтү чаралары гамәлгә керде, пособиеләрнең күләме үзгәрде. Әлеге үзгәрешләр хакында тулырак белү өчен район халыкны социаль яклау бүлеге җитәкчесе Гөлчәчәк Мәүлетовага мөрәҗәгать иттек.

Бүген көндез алмашынучан болытлы һава көтелә, -6.-8° градус, җил көньяк-көнбатыштан, уртача тизлектә. Атмосфера басымы норма чикләрендә. Геомагнит кыры тыныч. Якындагы төндә болытлы һава торышы, урыны белән кар, көчле томан көтелә, температура -7.-9°. Басым нормадан бераз түбәнрәк. 7 февральдә, тәүлек дәвамында түбән басым фонында болытлы һава,урыны белән кар, көчле томан көтелә; төнлә -7..-9°, көндез - 5...-7°, төньяктан уртача тизлектәге җил.Геомагнит дулкыннары булуы мөмкин.

 

Зур Күккүз мәдәният йортында китапханә каршында эшләп килүче “Серле дөнья“ әкият театры коллективы Нәфисә Исмәгыйлеваның “Тамчылар“ әкиятен тәкъдим итте.

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров Татарстан кулланучылар оешмалары берлеге советы рәисе булды. Мондый карар бүген Татарстан Республикасы Кулланучылар кооперациясе оешмалары берлегенең хисап буенча еллык җыелышында кабул ителде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International