Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында терлекчелек тармагының 2020 елның гыйнвар аендагы эшенә йомгаклар ясадылар. Киңәшмәне Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ленар Гарипов үткәрде.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы Агросәнәгать форумы һәм ТатАгроЭкспо күргәзмәсе кысаларында инстаблогер-студентлар арасында конкурс игълан итә. Конкурс республиканың урта уку йортлары һәм югары уку йортлары студентлары арасында уздырыла.
“Россия чаңгы юлы-2020” XXXVIII Бөтенроссия чаңгы ярышлары кысаларында 8 февральдә Зур Күккүз авылында гомуми белем бирү мәктәпләре укучылары, укытучылар, предприятие һәм оешма хезмәткәрләре, җитәкчеләр һәм ветераннар арасында чаңгы ярышы узачак.
Барлык теләүчеләрне дә кушылырга һәм ярышларда катнашырга чакырабыз. Башлана 10:00 сәгатьтә.
5 февраль көнне район мәгариф бүлеге район мәктәпләренең 9 сыйныф укучылары өчен рус теленнән йомгаклау әңгәмәсе үткәрде.
Программаның максаты - шәһәр берләшмшләрен үстерү һәм аларны актив рәвештә Россия шәһәрләрен үзгәртү процессларына кертү.
2020 елда Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил дәүләт органнары җитәкчеләре белән гражданнарны бергәләп кабул итү практикасы дәвам итә.
2020 елның 11 февралендә 12.00 сәгатьтән 14.00 сәгатькә кадәр Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппаратында (Казан шәһәре, Карл Маркс урамы, 61 йорт) Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил һәм Татарстан Республикасында Дәүләт хезмәт инспекциясе җитәкчесе гражданнарны кабул итә.
Шулай ук республиканың муниципаль районнарында яшәүчеләрнең Татарстан Республикасында Дәүләт хезмәт инспекциясе җитәкчесенә һәм Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилгә, республика муниципаль берәмлекләрендә Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең җәмәгать ярдәмчесенең кабул итү бүлмәләрендә «Skype» программасы аша, турыдан-туры тоташу юлы белән үз сорауларын бирү мөмкинлеге булачак.
Сәрия Сабурская һәм Рөстәм Галәвовка мөрәҗәгать итәргә теләгән республика халкына (843) 236-41-80 телефоны буенча алдан язылырга һәм билгеләнгән вакытка вәкаләтле вәкилнең җәмәгать ярдәмчесенең кабул итү бүлмәсенә яисә Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппаратына килергә кирәк.
Бүген көндез болытлы һава көтелә,урыны белән кар, -7.-9° градус, җил төньяктан, уртача тизлектә. Басым нормадан бераз түбәнрәк. Геомагнит кыры тыныч. Кич белән - урыны белән кар, көчле томан. Якындагы төндә болытлы һава көтелә, урыны белән кар, томан булуы мөмкин, температура -10.12°.Атмосфера басымы норма чикләрендә. 8 февральдә, тәүлек дәвамында алмашынучан болытлы һава, урыны белән кар явуы көтелә, томан булуы ихтимал; төнлә -10...12°, көндез -14..16°, җил төньяк-көнбатыштан, уртача тизлектә.Көчле булмаган геомагнит дулкынлары булуы мөмкин.
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы бинасында "Мәрхәмәт - Милосердие" хатын-кыз депутатлары утырышында "Сугышның хатын-кыз йөзле түгел" социаль-гуманитар проектын тәкъдир итү булды. Тәкъдир итүгә ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, муниципаль районнарда хатын-кыз депутатлар берләшмәләре җитәкчеләре, республика министрлыклары һәм ведомстволары, хәрби комиссариатлар, иҗтимагый оешмалар вәкилләре чакырылган иде. Презентацияне Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, “Мәрхәмәт - Милосердие” берләшмәсе җитәкчесе Татьяна Ларионова үткәрде. Апас муниципаль районыннан утырышта Зурболгаер авыл җирлеге башлыгы Зилә Сайфуллина катнашты.
Күчемсез милек объектының кадастр бәясе белән килешмәгән кызыксынган затлар, әгәр күчемсез милек объектының кадастр бәясен билгеләгәндә, алар фикеренчә, дөрес булмаган белешмәләр, шулай ук базар бәясеннән файдаланып кадастр бәясен төгәлләштерү өчен, ТР Росреестры каршындагы кадастр бәясен билгеләү нәтиҗәләре турындагы бәхәсләрне карау буенча судта яки комиссиядә бәхәсләшә алалар. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, судта кадастр бәясен билгеләү нәтиҗәләрен физик затлар тарафыннан дәгъвалау өчен комиссиягә алдан мөрәҗәгать итү мәҗбүри түгел. Юридик затлар өчен судка кадәр тәртипне саклау мәҗбүри. Шул ук вакытта шуны истә тотарга кирәк, әлеге Комиссия 2017 елның 1 гыйнварына кадәр билгеләнгән күчемсез милек объектларының кадастр бәясен яңадан карый.
2016 елның 1 августыннан салым хезмәте сайтында Кече һәм урта эшкуарлык субъектларының бердәм реестры (алга таба - КУЭСБР) гамәлгә ашырылды.