Иҗтимагый Совет составының гамәлдә булу вакыты чыгуга бәйле рәвештә Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсе яңа составны формалаштыру турында игълан итә.
2020 елда Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил дәүләт органнары җитәкчеләре белән гражданнарны уртак кабул итү практикасы дәвам итә. 2020 елның 11 февралендә 12.00 сәгатьтән 14.00 сәгатькә кадәр Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппаратында (Казан шәһәре, Карл Маркс урамы, 61 йорт) Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил һәм Татарстан Республикасында Дәүләт хезмәт инспекциясе җитәкчесе гражданнарны кабул итә. Шулай ук республиканың муниципаль районнарында яшәүчеләрнең үз сорауларын Татарстан Республикасында Дәүләт хезмәт инспекциясе җитәкчесенә һәм Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкиленә муниципаль берәмлекләрендә кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкиленең иҗтимагый ярдәмчесе кубул итү бүлмәсендә «Skype» программасы аша турыдан-туры тоташу юлы белән бирү мөмкинлеге булачак. Сәрия Сабурская һәм Рөстәм Галәвовка мөрәҗәгать итәргә теләгән республика халкына (843) 236-41-80 телефоны буенча язылырга кирәк һәм алдан ук билгеләнгән вакытка республикада Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкиленең Иҗтимагый ярдәмчесенең кабул итү бүлмәсенә килергә тиеш.
Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге эш бирүчеләргә электрон хезмәт кенәгәләре буенча Пенсия фондына хисап бирүнең яңа формасын 15 февральгә кадәр тапшыру турында искә төшерә.
Апастан Илгиз һәм Алсу Фәйзуллиннарның кызы Камилә Татарстан Республикасы Президенты киңәшчесе Минтимер Шәймиев белән бер көнне – 20 гыйнварда дөньяга аваз сала.
Политзаводка гаризалар кабул итү башланды.
Апас сәнгать мәктәбе укучылары Халыкара бәйгедән җиңү яулап кайтты
“Ак халатлы фәрештәләр” фестивале кысаларында район үзәк хастаханәсендә студентлар һәм медицина юнәлешен сайлаячак чыгарылыш сыйныф укучылары белән очрашу узды.
Бүген көндез болытлы һава көтелә,бераз кар, -5..-7° градус, җил көнбатыштан, уртача тизлектә. Басым нормадан бераз түбәнрәк. Геомагнит кыры тыныч. Якындагы төндә болытлы һава торышы, бераз кар көтелә, температура -9.-11°.Атмосфера басымы норма чикләрендә . 6 февральдә, тәүлек дәвамында болытлы һава торышы көтелә, бераз кар; төнлә һәм көндез -8..-10° градус, җил көньяк-көнбатыштан, уртача тизлектә.Бераз геомагнит дулкынлануы булырга мөмкин.
Грипп, коронавирус һәм КРВЙДАН ничек сакланырга?
Сервис үзәкләре тарафыннан гарантия буенча телефоннарны ремонтлауга талоннарны (накладнойларны) рәсмиләштерү тәртибе буенча хокук бозулар еш була.