ЯҢАЛЫКЛАР


5
февраль, 2020 ел
чәршәмбе

Төбәк операторларының хатларына яраклы рәвештә, ККК(каты коммуналь калдыклар) белән эш итү буенча коммуналь хезмәтләргә 2019 елда кулланучылар өчен бердәм тариф чикләрендә билгеләнгән:индивидуаль торак йортларда яшәүче бер кешегә аена 78,05 сум күләмендә;  - күпфатирлы йортларда яшәүче кешегә аена 71,95 сум күләмендә.


4
февраль, 2020 ел
сишәмбе

Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы  хәбәр итүенчә,  2020  елда «Яшьләрнең социаль-икътисадый   инициативалары» Гомумроссия  иҗтимагый  берләшмәләр  берлеге яшьләрнең авторлык  проектларына  һәм   мәгариф  өлкәсендәге  проектларга    «Минем илем – минем Россия» Бөтенроссия  конкурсын  уздыра.  

Апаста яшәүче Вәсимә әби Хәсәнова 90 яшьлек юбилее уңаеннан Ил башлыгының Котлау хатын, район башлыгының Котлау открыткасын алды. Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина, Апас шәһәр тибындагы поселогы башкарма комитеты җитәкчесе Фәнис Шәрәфетдинов Вәсимә әбине тәбрик итеп бүләк һәм чәчәк бәйләме тапшырды.

“Бик бай тарихлы Апас районының Туган якны өйрәнү музее күргәзмәләре дә соклангыч икән“,-дип бик югары бәя бирә районга эш визиты белән килгән Татарстан янгын куркынычсызлыгы һәм гражданнар оборонасы баш идарәсе җитәкче-белгечләре.

Кече Болгаер китапханәсендә ТАССРның 100 еллыгы, Бөек Җиңүнең 75 еллыгы һәм Апас районы оешуның 90 еллыгы уңаеннан эчтәлекле чара узды.

Бүген көндез болытлы һава көтелә,бераз кар, -1.-3° градус, җил көнбатыштан,уртача тизлектә . Басым нормадан купкә түбән. Геомагнит кыры тыныч. Кичен бераз кар, урыны белән томан. Якындагы төндә болытлы һава торышы, бераз кар, томан булуы мөмкин, температура -4.-6°. Басым нормадан күпкә түбән. 5 февральдә, тәүлек дәвамында түбән басым фонында болытлы һава көтелә,бераз кар, томан булуы мөмкин; төнлә һәм көндез -4..-6°, җил көнбатыштан, уртача тизлектә.

 

Хайваннар дөньясы объектларын рациональ файдалану максатларында һәм мохиткә тәэсир итүне бәяләү кысаларында Биологик ресурслар буенча ТР Дәүләт комитеты республика территориясендә 2020-21 еллардагы ау сезонында ау ресурсларын алу күләмен нигезләүче материаллар әзерли.

Татарстан территориясендә дәүләт кадастр исәбе турындагы гаризаларны карау нәтиҗәләре буенча Кадастр инженерлары рейтингы белән Росреестрның Татарстан Республикасы буенча Идарәсенең рәсми сайтында танышырга мөмкин: rosreestr.tatarstan.ru «кадастр инженерын сайла» өстәмә битендә.

«Соры» хезмәт базары «юнәлеше буенча хезмәт хакын тоткарлаучы һәм аны» конверт «га бирүче эш бирүчеләр турында мәгълүмат урнаштыру мөмкинлеге турында исегезгә төшерәбез.
"Халык контроле" нә эш урыннарында куркынычсыз хезмәт шартларын оештыру проблемалары турында да хәбәр итәргә мөмкин. Бу юнәлешне ТР Дәүләт хезмәт инспекциясе җитәкли.
Халык контроле «дәүләт мәгълүмат системасына сылтама: https://uslugi.tatarstan.ru

Россия Федерациясе Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге 1 февральдән айлык акчалата түләү (ЕДВ) 3% ка индексацияләнүен искәртә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International