24 мартта 13.30 сәгатьтә «Татарстан 24» телеканалында турыдан-туры эфир узачак, аның кысаларында Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсе тарафыннан эшләнгән кече һәм урта бизнеска ярдәм итүгә юнәлдерелгән чаралар каралачак. «Төп яңалыклар» программасының кунагы булып инвестиция проектлары буенча күчемсез милекне дәүләт теркәве бүлеге башлыгы Энҗе Мөхәммәтгалиева киләчәк.
ӘГӘР СЕЗ ЯҢА КОРОНАВИРУС ИНФЕКЦИЯСЕ (COVID-19)ОЧРАКЛАРЫ ТЕРКӘЛГӘН ИЛДӘН ОЧАСЫЗ ИКӘН
ИНФЕКЦИЯНЕҢ ТАРАЛУЫН МИНИМАЛЬЛӘШТЕРҮ ӨЧЕН, СЕЗНЕҢ СӘЛАМӘТЛЕГЕГЕЗНЕ, ЯКЫННАРЫГЫЗНЫҢ ҺӘМ ТИРӘ-ЮНЬДӘГЕЛӘРНЕҢ СӘЛАМӘТЛЕГЕН САКЛАУ ӨЧЕН, СЕЗГӘ ТҮБӘНДӘГЕ ЧАРАЛАРНЫ КҮРЕРГӘ КИРӘК:
Бүген Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров 2020 елда язгы кыр эшләрен оештыру һәм уздыру мәсьәләсе буенча Татарстанның барлык муниципаль районнары белән киңәшмә уздырды.
Алдагы ике атнага фаразланган һава торышы буенча туң туфракка ашламалар кертү эшләрен башкару өчен уңай чор булачак.
Районыбызда җитештерелгән азык-төлек ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан сатуга махсус тамгалар белән чыга. Әлеге хокукка шәхси эшмәкәрләр Лилия Зәйнуллина, Алсу Нигъмәтуллина һәм Каратун ашлык кабул итү оешмасы ия булды. Район башлыгы Равил Хисаметдинов җитәкчеләргә Сертификатларны тантаналы шартларда тапшырды. Логотипны куллану азык-төлекнең сыйфатын гарантияли, республикабызның тарихын искәртә.
Апас районында өлкән яшьтәге гражданнарга ярдәм күрсәтү өчен 88437621080 "кайнар линия" эшли.
ТАССРның 100 еллыгын һәм Җиңүнең 75 еллыгын бәйрәм итү елында ТР Дәүләт комитеты архив эше буенча конкурсларда катнашырга чакыра
2020 елның 19-31 мартында, язгы мәктәп каникуллары чорында, Татарстан Республикасы территориясендә дәүләт автоинспекциясе балалар өчен юл-транспорт имгәнүләрен кисәтү буенча «Бала-төп пассажир!» чараларын уздыра. Юл-патруль хезмәте нарядлары автомобильләрдә яшь пассажирларны йөртү белән бәйле юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуларга юл куймауга юнәлдереләчәк. Полиция хезмәткәрләре игътибарыннан юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозучы балалар да читтә калмаячак.
Россельхознадзорның Татарстан Республикасы буенча идарәсе һәм Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе «Чиләбе кошчылык фабрикасы» ҖАҖдә кош гриппы вирусын ачыклау турында хәбәр итә. Диагноз Владимирдагы Бөтенроссия терлекчелек фәнни-тикшеренү институты раслаган, анда пробалар яңадан җибәрелгән. Шул уңайдан Россельхознадзор идарәсенең дәүләт инспекторы Гөлнара Арсланова буалыларны берничә профилактик чара үтәргә чакыра.