2019 елның 3 июненнән 2020 елның 29 февраленә кадәр Федераль салым хезмәте «Физик затлар тарафыннан банкларда активлар һәм счетлар (кертемнәр) турында һәм Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында» 2015 елның 08 июнендәге 140-ФЗ номерлы Федераль закон нигезендә ирекле декларацияләрнең өченче этабы кысаларында махсус декларацияләр кабул итә.
Районда өлкән буын арасында үзешчән башкаручыларның республикакүләм "Балкыш" фестиваленең район сайлап алу турлары башланды.
Кормаш авылында гомер итүче Рәзинә әби Җиһангирова 90 яшьлек гомер бәйрәмен каршылады. Аңа Ил башлыгының Котлау хаты, район башлыгының Котлау открыткасы, бүләк һәм чәчәк бәйләме тапшырылды.
Районның мәдәният хезмәткәрләре агымдагы елга бурычлар билгеләү өчен Иске Әнәле авылы клубына җыелдылар. Биредәге чисталык, күргәзмәләрнең бай булуына югары нәтиҗә куйдылар, иркенләп фикер алыштылар һәм тәҗрибә уртаклаштылар.
2020 елның 21-23 февралендә Гимнастика үзәгендә (Казан шәһәре, Сыртланова ур., 6) «Хатын-кызлар арасында рапираларда фехтование буенча дөнья кубогы этабы» халыкара ярышлары узачак. Шәхси һәм команда беренчелекләрендә бүләкләр уйнатылачак. Бу турнир Токиода 2020 елгы җәйге Олимпия уеннарына квалификация (сайлап алу) ярышлары булып тора. Ярышларда дөньяның 35 иленнән 200 гә якын спортчы катнаша. Ярышларга керү ирекле
2020 елның 30 апреленә кадәр гражданнар 2019 елда алынган керемнәр турында хисап тотарга тиеш.
Агроиминләштерү - аграрийларның финанс тотрыклылыгын тәэмин итүнең нәтиҗәле коралы. 13 февральдә 11.00 сәгатьтә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы оештырган түгәрәк өстәл нәкъ менә шундый темага багышланачак. Агроиминияткә йомгак 2019 елда Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Илдус Габдрахманов нәтиҗә ясаячак. Чарада шулай ук НСА Президенты Корней Биждов катнашачак.
Рөстәм Миңнеханов ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан,фронтовикларга өстәмә рәвештә 25 мең сум бүлеп бирде.
«Тарих эзләреннән» — «По следам истории» бәйгесендә Россия төбәкләреннән милли-мәдәни автономияләр һәм татар иҗтимагый үзәкләрендә иҗат белән шөгыльләнүче 7-17 яшьлек балалар катнаша.
2020 елның 14 июненнән 20 июненә кадәр Казанда ИХО (алга таба - Форум) яшь эшмәкәрләренең VI Казан форумы узачак. Форумда IT-стартап идеяләрен гамәлгә ашыру өчен яңа бизнес-элемтәләр һәм инвестицияләр алу белән кызыксынучы иң яхшы проектлар авторлары катнаша.