ЯҢАЛЫКЛАР


7
февраль, 2020 ел
җомга

2020 елда Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил дәүләт органнары җитәкчеләре белән гражданнарны бергәләп кабул итү практикасы дәвам итә.

2020 елның 11 февралендә 12.00 сәгатьтән 14.00 сәгатькә кадәр Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппаратында (Казан шәһәре, Карл Маркс урамы, 61 йорт) Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил һәм Татарстан Республикасында Дәүләт хезмәт инспекциясе җитәкчесе гражданнарны кабул итә.

 Шулай ук республиканың муниципаль районнарында яшәүчеләрнең  Татарстан Республикасында Дәүләт хезмәт инспекциясе җитәкчесенә һәм Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилгә, республика муниципаль берәмлекләрендә Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең җәмәгать ярдәмчесенең кабул итү бүлмәләрендә «Skype» программасы аша, турыдан-туры тоташу юлы белән үз сорауларын бирү мөмкинлеге булачак.

Сәрия Сабурская һәм Рөстәм Галәвовка мөрәҗәгать итәргә теләгән республика халкына (843) 236-41-80 телефоны буенча алдан язылырга һәм билгеләнгән вакытка вәкаләтле вәкилнең җәмәгать ярдәмчесенең кабул итү бүлмәсенә яисә Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппаратына килергә кирәк.

Бүген көндез болытлы һава көтелә,урыны белән кар, -7.-9° градус, җил төньяктан, уртача тизлектә. Басым нормадан бераз түбәнрәк. Геомагнит кыры тыныч. Кич белән - урыны белән кар, көчле томан. Якындагы төндә болытлы һава көтелә, урыны белән кар, томан булуы мөмкин, температура -10.12°.Атмосфера басымы норма чикләрендә. 8 февральдә, тәүлек дәвамында алмашынучан болытлы һава, урыны белән  кар явуы көтелә, томан булуы ихтимал; төнлә -10...12°, көндез -14..16°, җил төньяк-көнбатыштан, уртача тизлектә.Көчле булмаган геомагнит дулкынлары булуы мөмкин.

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы бинасында "Мәрхәмәт - Милосердие" хатын-кыз депутатлары утырышында "Сугышның хатын-кыз йөзле түгел" социаль-гуманитар проектын тәкъдир итү булды. Тәкъдир итүгә ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, муниципаль районнарда хатын-кыз депутатлар берләшмәләре җитәкчеләре, республика министрлыклары һәм ведомстволары, хәрби комиссариатлар, иҗтимагый оешмалар вәкилләре чакырылган иде. Презентацияне Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, “Мәрхәмәт - Милосердие” берләшмәсе җитәкчесе Татьяна Ларионова үткәрде. Апас муниципаль районыннан утырышта Зурболгаер авыл җирлеге башлыгы Зилә Сайфуллина катнашты.

Күчемсез милек объектының кадастр бәясе белән килешмәгән кызыксынган затлар, әгәр күчемсез милек объектының кадастр бәясен билгеләгәндә, алар фикеренчә, дөрес булмаган белешмәләр, шулай ук базар бәясеннән файдаланып кадастр бәясен төгәлләштерү өчен, ТР Росреестры каршындагы кадастр бәясен билгеләү нәтиҗәләре турындагы бәхәсләрне карау буенча судта яки комиссиядә бәхәсләшә алалар. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, судта кадастр бәясен билгеләү нәтиҗәләрен физик затлар тарафыннан дәгъвалау өчен комиссиягә алдан мөрәҗәгать итү мәҗбүри түгел. Юридик затлар өчен судка кадәр тәртипне саклау мәҗбүри. Шул ук вакытта шуны истә тотарга кирәк, әлеге Комиссия 2017 елның 1 гыйнварына кадәр билгеләнгән күчемсез милек объектларының кадастр бәясен яңадан карый.

2016 елның 1 августыннан салым хезмәте сайтында Кече һәм урта эшкуарлык субъектларының бердәм реестры (алга таба - КУЭСБР) гамәлгә ашырылды.

2020 елның 14 июненнән 20 июненә кадәр Казанда Ислам Хезмәтәшлеге Оешмасының (алга таба - Форум) яшь эшмәкәрләренең VI Казан форумы узачак. Форумда IT-стартап идеяләрен гамәлгә ашыру өчен яңа бизнес-элемтәләр һәм инвестицияләр алу белән кызыксынучы иң яхшы проектлар авторлары катнаша.


6
февраль, 2020 ел
пәнҗешәмбе

ТАССР оешуга 100 ел булуны бәйрәм итү алдыннан данлыклы якташларыбыз өчен тавыш бирү башланды. Алар республикабызны якладылар, төзеделәр, үстерделәр, олыладылар һәм данладылар, моны бүген дә дәвам итәләр. Апас халкын якташларына ярдәм итеп, аның белән бәйле искиткеч тарихларны искә төшерегә сорыйбыз.

Карабайда яшәүче Шәмсия әби Әхмәдуллинага 90 яшьлек олы юбилее уңаеннан Ил башлыгының Котлау хаты, район башлыгының Котлау открыткасы, бүләк һәм чәчәк бәйләме тапшырылды.

Районның яшьләр эше һәм спорт бүлеге Россия пенсионерлар берлеге һәм Пенсия фонды бүлеге белән берлектә “Өченче буын” вәкилләре өчен шашка-шахмат турниры уздырды.

Апас мәктәбенең оста куллы укучылары Бөек Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан ветераннарга үз куллары белән бүләкләр ясый.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International