ЯҢАЛЫКЛАР


6
февраль, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Алар өчен яңа төрле социаль ярдәм күрсәтү чаралары гамәлгә керде, пособиеләрнең күләме үзгәрде. Әлеге үзгәрешләр хакында тулырак белү өчен район халыкны социаль яклау бүлеге җитәкчесе Гөлчәчәк Мәүлетовага мөрәҗәгать иттек.

Бүген көндез алмашынучан болытлы һава көтелә, -6.-8° градус, җил көньяк-көнбатыштан, уртача тизлектә. Атмосфера басымы норма чикләрендә. Геомагнит кыры тыныч. Якындагы төндә болытлы һава торышы, урыны белән кар, көчле томан көтелә, температура -7.-9°. Басым нормадан бераз түбәнрәк. 7 февральдә, тәүлек дәвамында түбән басым фонында болытлы һава,урыны белән кар, көчле томан көтелә; төнлә -7..-9°, көндез - 5...-7°, төньяктан уртача тизлектәге җил.Геомагнит дулкыннары булуы мөмкин.

 

Зур Күккүз мәдәният йортында китапханә каршында эшләп килүче “Серле дөнья“ әкият театры коллективы Нәфисә Исмәгыйлеваның “Тамчылар“ әкиятен тәкъдим итте.

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров Татарстан кулланучылар оешмалары берлеге советы рәисе булды. Мондый карар бүген Татарстан Республикасы Кулланучылар кооперациясе оешмалары берлегенең хисап буенча еллык җыелышында кабул ителде.

Иҗтимагый Совет составының гамәлдә булу вакыты чыгуга бәйле рәвештә Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсе яңа составны формалаштыру турында игълан итә.

2020 елда Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил дәүләт органнары җитәкчеләре белән гражданнарны уртак кабул итү практикасы дәвам итә. 2020 елның 11 февралендә 12.00 сәгатьтән 14.00 сәгатькә кадәр Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппаратында (Казан шәһәре, Карл Маркс урамы, 61 йорт) Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил һәм Татарстан Республикасында Дәүләт хезмәт инспекциясе җитәкчесе гражданнарны кабул итә. Шулай ук республиканың муниципаль районнарында яшәүчеләрнең үз сорауларын Татарстан Республикасында Дәүләт хезмәт инспекциясе җитәкчесенә һәм Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкиленә муниципаль берәмлекләрендә кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкиленең иҗтимагый ярдәмчесе кубул итү бүлмәсендә «Skype» программасы аша турыдан-туры тоташу юлы белән бирү мөмкинлеге булачак. Сәрия Сабурская һәм Рөстәм Галәвовка мөрәҗәгать итәргә теләгән республика халкына (843) 236-41-80 телефоны буенча язылырга кирәк һәм алдан ук билгеләнгән вакытка республикада  Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкиленең Иҗтимагый ярдәмчесенең кабул итү бүлмәсенә килергә тиеш.

Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге эш бирүчеләргә электрон хезмәт кенәгәләре буенча Пенсия фондына хисап бирүнең яңа формасын 15 февральгә кадәр тапшыру турында искә төшерә.


5
февраль, 2020 ел
чәршәмбе

Апастан Илгиз һәм Алсу Фәйзуллиннарның кызы Камилә Татарстан Республикасы Президенты киңәшчесе Минтимер Шәймиев белән бер көнне – 20 гыйнварда дөньяга аваз сала.

Политзаводка гаризалар кабул итү башланды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International