2020 елның 10 февралендә гражданнарга хокукый ярдәм күрсәтү максаты белән хезмәтне саклау мәсьәләләре буенча "кайнар линия" эшләячәк . Тулы мәгълүмат алырга, бәхәсле хәлләрне аңлатырга гражданнарга Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил вәкил , Татарстан Республикасында Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы ТР буенча ЭЭМ, ТР Дәүләт хезмәт инспекциясе, ТР Профсоюзлар федерациясе ярдәм итәчәк. "Кайнар линия" телефоны: (843) 236-00-71. Консультация вакыты: 09.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр.
Районыбызның батыр йөрәкле сугыш ветераны, Азбаба авылының иң хөрмәтле аксакалы Габделхәй ага Мөхәммәтшин 95 яшьлек гомер бәйрәмен каршылады
Район башлыгы Равил Хисаметдинов хөрмәтле Равил ага Ибраһимовны олы гомер бәйрәме белән тәбрик итеп, ихлас теләкләрен юллады
Хөрмәтле акъәбине район башлыгы Равил Хисаметдинов котлады.
АПК предприятиеләрендә хезмәтне саклау һәм үзйөрешле машиналарның һәм башка төр техниканың техник торышына күзәтчелек турында бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәскндә Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров сөйләде.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы Татарстанда “Безнең Татарстан. Мөмкинлекләр территориясе” X Республика яшьләр форумына заявкалар кабул итә башлау турында хәбәр итә. Форумның яңа сезонында иң яхшы проектларны гамәлгә ашыруга 300 мең сумга кадәр акча биреләчәк.
ТАССРның 100 еллыгы, Бөек Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан, районның мәдәният хезмәткәрләре картлар йортларында күңел ачу чаралары оештыра.
Зур Куккүздә районкүләм чаңгы ярышы узды
Мөхтәсиб Мирхәт хәзрәт табиблар һәм шәфкать туташларын фәрештләргә тиң күрә. Авыл фелдшерлык-акушерлык пунктлары хезмәткәрләре белән очрашуда ул шулай дип белдерде.
Район үзәк китапханәсе 10-16 февраль көннәрендә “Ихлас күңелдән китап бүләк ит“ акциясе оештыра.