Татар Пучинкәсе авылында яшәүче Гаделҗан һәм Әлфия Мөхәммәтҗановлар 50 ел үрнәк гаилә юлы узган.
Районда Ленинград камалышының тере шаһиты булган 2 кеше яши.
Иске Әнәле клубында Җиңүнең 75 еллыгы, ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан күргәзмәләр оешкан.
Апас урта мәктәбендә район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина, район мәгариф бүлеге мөдире Алсу Хәйруллина, мәктәп директорлары катнашында “Аерым белем бирүне таләп иткән балаларны укытуны оештыру“ дип исемләнгән семинар-киңәшмә узды.
Оешма җитәкчесе, район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина аларга һәр эштә актив булырга, яшь буынны тәрбияләүдә балаларның әти-әниләре, укытучылар, авыл мәчетләре имамнары белән кулга-кул тотынышып эшләргә чакырды
2020 елдан башлап эш бирүчеләр Россия Пенсия фондына электрон хезмәт кенәгәләрен формалаштыру өчен хезмәткәрләрнең хезмәт эшчәнлеге турында мәгълүмат бирергә бурычлы. Мәгълүматлар ай саен хисаптан соң килүче 15 числодан да соңга калмыйча тапшырыла. Эш бирүче тарафыннан ПФРга белешмәләр тапшырмаган, срокны бозган яки дөрес булмаган мәгълүматларны биргән өчен административ җаваплылык каралган. Тулырак мәгълүмат Россия Пенсия фондының рәсми сайтында PFRF.RU
Яңа исәпләү индикаторы буенча гаиләдә туган һәр бала статистика буенча аерым исәпкә алыначак.
Республикада авыл хуҗалыгы кооперациясен үстерүгә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан зур игътибар бирелә. Кооперативка кергән фермерлар өчен шактый өстенлекләр каралган. Беренчедән, бу - авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерү, эшкәртү, саклау буенча көчләрне берләштерү исәбенә табышлылыкны арттыру. Икенчедән, кредит ресурсларыннан файдалану мөмкинлеге, өченчедән, эре төбәк һәм федераль сәүдә челтәрләренә чыгу мөмкинлеге. Әмма кооперативның уңышлы эшләве өчен аның белән нәтиҗәле идарә итә белергә кирәк. Барлык теләүчеләрне «Кооператив идарәче» модуль экспресс-курсы кысаларында нәкъ менә шуңа өйрәтәләр.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы агросәнәгать комплексы өлкәсендә фәнни тикшеренүләргә һәм эшләнмәләргә дәүләт ярдәме күрсәтүгә грантлар бирү буенча конкурста катнашу өчен гаризалар кабул итү башлануы турында хәбәр итә
2019 елда Татарстан Росреестры тарафыннан мөрәҗәгать итүчеләргә хокукларны теркәү һәм кадастр исәбенә алуга бирелгән 54 меңнән артык документлар пакетын карамыйча кире кайтарылды. 2018 елда бу сан 43 мең тирәсе тәшкил иткән. Үсеш тенденциясе аермачык.