ЯҢАЛЫКЛАР


17
гыйнвар, 2020 ел
җомга

Быел БДИ тапшыру өчен гаризаны 1 февральгә кадәр (бу көнне кертеп) тапшырырга кирәк. Бу хакта Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Рособрнадзор) хәбәр итә.

Бүген көндез болытлы һава көтелә, -1..+ 1°, җил көнбатыштан. Басым нормадан бераз югарырак. Геомагнит кыры тыныч. Якындагы төндә болытлы һава торышы, бераз кар, урыны белән томан, температура 0..-2°. Басым нормадан бераз югарырак. 18 гыйнварда, тәүлек дәвамында болытлы һава көтелә, бераз кар, урыны белән томан, төнлә һәм көндез -1..+ 1°, җил көнбатыштан.


16
гыйнвар, 2020 ел
пәнҗешәмбе

8 февральдә  Мамадышта   Бөтенроссия  «SunnyФЕСТ» креатив  чаналар   фестивале узачак, анда  50дән артык  команда  катнашачак.     

Татарстан Республикасы Апас муниципаль районы учреждениеләре һәм оешмалары ТАССРның 100 еллыгын һәм Бөек җиңүнең 75 еллыгын бәйрәм итүгә актив кушылалар

Россия Президенты Владимир Путинның Федераль Җыенга Юлламасының Стенограммасы

Район эчке эшләр бүлеге коллективы 2019 елга нәтиҗәләр ясады, 2020 елга бурычлар билгеләде.

15 гыйнвар көнне Апаста яшәүче Зәйнәп әби Ибраһимовага 106 яшь тулды. Бүген ул улы Заһит, килене Гөлфия тәрбиясендә олы хасияттә яши.

“Кояшкай” балалар бакчасында “Ел тәрбиячесе-2020” бәйгесенең район туры үтте. Биредә 6 тәрбияче катнашып, көч сынашты. Тәрбиячеләр үз эшчәнлекләре белән таныштырып, тәрбия, белем бирү тәҗрибәләре белән уртаклаштылар, үз осталыкларын күрсәттеләр.

Апаста заманча“Алтын алка“ боз сарае ачылгач хоккей яратучы малайлар арасында кызлар да пәйда булуына гаҗәпләнәсе түгел Араларыннан Карина Низаметдинова белән Камилә Сафина хоккей кызлар Татарстан җыелма командасына да кертелде, хәтта.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International