ЯҢАЛЫКЛАР


6
гыйнвар, 2020 ел
дүшәмбе

Кышкы каникул көннәре мәктәп укучылары һәм спорт белән дус һәр апаслы өчен дә төрле спорт чаралары һәм бәйрәмнәргә бай.

Табар-Черкене авылында гомер кичерүче Гөлинә әби Гәрәева 90 яшьлеге уңаеннан Ил башлыгы котлавын алды.

Республикакүләм "Иң матур чыршы" бәйгесе игълан ителгән иде. Жюри әгъзалары районнарда булып танышалар.

Яңа елның беренче көннәрендә акъәби үзенең олы гомер бәйрәмен – 90 яшьлек юбилеен каршылады.

Каратунда гомер кичерүче Гөлчирә әби Яльчибаева Ил башлыгы Котлавын алды

Санаулы сәгатьләр эчендә Үзәк ял паркында кар сыннары калкып чыкты.

Барлык оешма коллективлары иртәдән үк Үзәк ял паркында кар сыннары ясау эше белән мәшгуль булды. Берничә сәгать эчендә Үзәк парк әкият иленә әверелде. Биредә Яңа ел бәйрәменең төп геройлары Кыш Бабай белән Кар Кызы, яңа елның төп символы булган күсе һәм башка бик күп төрле әкият геройлары сыннары урын алды. Шулай ук яңа елда билгеләп үтеләчәк мөһим тарихи вакыйгалар - Бөек Җиңүнең 75 еллыгы һәм ТАССРның 100 еллыгы да чагылыш тапты.

Апасның йөзү бассейнында район башлыгы Кубогына ярышлар узды

Сәламәтлекләре какшау сәбәпле, Яңа елны хастаханәдә каршыларга мәҗбүр булган райондашларга район башлыгы Равил Хисаметдинов исеменнән күчтәнәчләр тапшырылды.

Тәтеш районы Олы Торма авылы егете Рөстәм Җәләлетдинов һәм Кече Күккүз кызы Ильмира Хәбибуллина парлы гаилә юлына аяк басты


30
декабрь, 2019 ел
дүшәмбе

Хөрмәтле апаслылар һәм район кунаклары! Сезне якынлашып килүче 2020 ел белән чын күңелдән котлыйм! Бу матур бәйрәмне без һәрвакыт шатланып каршы алабыз. Аның белән якты һәм игелекле хисләр бәйлибез, теләкләрнең чынга ашуын көтәбез, нәтиҗәләр чыгарабыз һәм киләчәккә планнар корабыз. Яңа елда узып баручы ел казанышлары саклансын һәм артсын, барлык билгеләнгән идеяләр һәм планнар тормышка ашсын. 2020 ел уңышлы башлангычлар елы булачак, тормышка ашкан өметләр, ирешелгән максатлар һәм зур ачышлар белән тулы булсын. Һәр йортка сәламәтлек, татулык һәм муллык алып килсен, уңышларга юмарт булсын! Сезгә иминлек һәм тотрыклылык, бетмәс-төкәнмәс энергия, иң изге теләкләрнең чынга ашуын телим. Яңа елда нык сәламәтлек, иминлек һәм бәхет юлдаш булсын!

Хөрмәт белән, Апас муниципаль район башлыгы Р. Ф. Хисамутдинов


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International