ЯҢАЛЫКЛАР


26
декабрь, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Туган авылларыннан, нигезләреннән аерылып, олыгайган көннәрендә картлар йортларында яшәргә мәҗбүр булган райондашларыбыз да Яңа ел бүләкләре алды. Буа, Кайбыч, Тәтеш районнарында урнашкан картлар йортларына җитәкчеләр Кыш бабай һәм Кар кызы белән берлектә барды. Өлкәннәребез сагынып, зарыгып көтеп торганнар иде. Күрешү шатлыгыннан дулкынландылар, күзләреннән яшь тамчылары чыкты.

Яңа ел бәйрәме уңаеннан Кайбыч, Тәтеш картлар һәм инвалидлар интернат-йортларында тәрбияләнүче өлкәннәргә район башлыгы Равил Хисаметдинов исеменнән күчтәнәчләр тапшырылды.

Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина, район халыкны социаль яклау идарәсе җитәкчесе Гөлчәчәк Мәүлетова район башлыгының котлау сүзләрен җиткереп, изге теләкләрен юлладылар. Кыш Бабай белән Кар кызы өлкәннәрне якынлашып килүче Яңа ел бәйрәме белән тәбрик итеп, күчтәнәчләре белән сөендерделәр.

25 декабрьдә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык - төлек министрлыгында «Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексының иң яхшы хезмәткәре-2019»республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булды.

Район башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Гыйбадуллин җитәкчелегендә район антитеррор комиссиясенең чираттан тыш ашыгыч өйрәнүләре үтте.

Бу төнлә болытлы һава торышы көтелә, температура -11..13°. Атмосфера басымы норма чикләрендә. Иртәгә көндез болытлы һава торышы. Минус 13°, җил көчсез. Атмосфера басымы норма чикләрендә. Геомагнит кыр тыныч. 28 декабрьдә, тәүлек дәвамында алмашынучан болытлы һава көтелә, төнлә һәм көндез -12..14°, төньяктан талгын җил.


25
декабрь, 2019 ел
чәршәмбе

Яңа ел бәйрәмнәре уңаеннан Бөек Ватан сугышы ветераннарына кадер-хөрмәт күрсәтелә. Җитәкчелек тыныч тормышыбыз хакына ут-сулар кичкән өлкәннәребез янында булып, хәл-әхвәлләрен сораша, күчтәнәчләр тапшыра. Район башлыгы Равил Хисаметдинов Апаста яшәүче Мөхәммәтхамис бабай Хисаметдинов янында булды. Мөхтәрәм ветеранның тормыш-көнкүреше белән танышты, изге теләкләрен юллады.

Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе карары белән Апас районы Советы аппаратының юридик бүлеге җитәкчесе Эльмира Шакирова сайлауны оештырудагы хезмәтләре өчен Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясенең Мактау билгесенә лаек булды.

27 декабрьдә, үзәк паркта Үзәк чыршыны ачу тантанасы була.

Башлана 17.00 сәгатьтә. Биредә матур һәм зәвыклы чыршы урын алды. Аны ачу тантанасы да күңелле булачак. 


23
декабрь, 2019 ел
дүшәмбе

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы авылда кече һәм урта бизнесны үстерүгә зур игътибар бирә. Бүген һәр районда Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы ярдәме белән үз эшен башлап җибәргән һәм аны уңышлы үстергән кешеләр бар. Мәсәлән, узган атнада Арча районында «Яшь фермер» һәм «гаилә терлекчелек фермалары»программалары буенча Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы грантларына төзелгән 4 ферма ачылды.

Республиканың сөт тармагы алдагы елларда үсеш ноктасы булачак. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә ТР Премьер-министры урынбасары — авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җаббаров хәбәр итте.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International