ЯҢАЛЫКЛАР


29
март, 2019 ел
җомга

Районда 1 апрелдән хезмәтне саклау айлыгы игълан ителә. Шул уңайдан район башкарма комитеты зур утырышлар залында авыл җирлекләре башлыклары, төзелеш һәм авыл хуҗалыгы предпрятиеләре җитәкчеләре, урыннарда хезмәтне саклау, техника куркынычсызлыгы белгечләре катнашында зур семинар-уку үткәрелде. Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Гыйбадуллин алып барды.

 

Кайбычта “Йолдызлык –Созвездие“ фестиваленең зона туры узды.

 

 


28
март, 2019 ел
пәнҗешәмбе

"Бердәм Россия» дә авыл җирлегендә хатын-кызлар өчен эш атнасын саклап калырга кирәк

ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының эш вакытын атнасына 36 сәгатьтән 40 сәгатькә кадәр арттыру турындагы инициативасы төп эштән тыш хуҗалык йөкләнеше дә зур булган миллион хатын-кызларга кагылачак, моңа юл куярга ярамый

Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы йөкләмәсен үтәү йөзеннән, Апас муниципаль районында 2019 елга демографик вәзгыятьне яхшырту буенча чаралар планы-чаралар планын үтәү йөзеннән. дәүләт гражданлык хезмәткәрләренең хезмәттә үз-үзен тотуга куелган таләпләрне үтәү һәм мәнфәгатьләр конфликтын тәртипкә салу буенча комиссияЧерки авыл җирлеге.
 

Райондагы демографик хәлне яхшырту максатыннан социаль яклау идарәсе, хастаханә, опека һәм попечительлек бүлеге, балигъ булмаган балалар комиссиясе белгечләре, психологлар катнашында махсус эшче төркем оешты.


27
март, 2019 ел
чәршәмбе

2019 елның 27 марты. Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Л. Р. Фазлыева рәислегендә Татарстан Республикасы предприятиеләрендә производство гимнастикасы кертү мәсьәләсе буенча видеоконференция режимында киңәшмә узды.

Район башкарма комитеты карары нигезендә 1 апрельдән районда Апас районы территорияләрен чистарту буенча санитар-экологик икеайлык башлана.
 

Район территориясендә хокук бозуларны кисәтү, балигъ булмаганнар белән эшләү һәм алкогольле продукция әйләнешен күзәтүдә тоту ведомствоара даими комиссиясе рәисе, район башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Гыйбадуллин узган елгы эшчәнлеккә нәтиҗә ясады һәм бурычлар билгеләде.

 

2019 елның 2 апрелендә хакимият бинасында алиментлар буенча бурычларны түләтү буенча гражданнарны бердәм кабул итү узачак. Кабул итүне прокуратура, социаль яклау, опека һәм попечительлек, суд приставлары-башкаручылар хезмәте белгечләре алып бара.

Кайбычта "Йолдызлык"("Созвездие") фестиваленең зона туры узды. Анда Апас районыннан да яшь талантлар катнаша.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International