ЯҢАЛЫКЛАР


27
февраль, 2018 ел
сишәмбе

Узган шимбәдә Апас боз Сараенда Апасның хоккей сөючеләр Лигасының финал уеннары узды. Финалда “Т-34” һәм “Амур” командалары көч сынашты.

Кичә, 26 февральдә, Апас “Салават күпере“ һәм “Кояшкай“ балалар бакчалары тәрбиячеләре Гөлназ Вәлиуллина һәм Энҗе Гыйсмәтуллина район данын яклап Югары Ослан районында узучы “Ел тәрбиячесе“ бәйгесенең зона турында катнашалар.

Морзалар мәктәбе укытучылары Сиринә Шәяхмәтова, Әлфия Сираҗиева җитәкчелегендәге “Йолдызлар“ командасы “Тамчы-шоу“ тапшыруында катнашып, җиңү яулаганнар. 8 сыйныф укучысы Алия Заһретдинова һәм 7 сыйныф укучылары Сәйдә Сөнгатуллина, Зөлфия Низамова Кукмара районы Нырты урта мәктәбенең “Сәләт“ командасы белән көч сынашканнар. Тиздән бу тапшыруны ТНВ каналыннан карап булачак.

Патриотик тәрбия балаларга кече яшьтән салына. Ватанны саклаучылар көне уңаеннан Иске Йомралы мәктәбе коллективы 23 февральдә Батырлар истәлегенә төзелгән һәйкәлгә венок салды. Венокны алар үз куллары белән ясадылар. Батырлар бер минутлык тынлык белән искә алынды, алар турында хатирәләр яңарды.

Шимбә көнне узган киңәшмәдә район башлыгы Рәшид Заһидуллин озак еллар халыкны җәмәгать транспорты белән тәэмин итү өлкәсендә нәтиҗәле хезмәте һәм 60 яшь тулу уңаеннан мәктәп автобусы йөртүчесе Гомәр Хәертдиновка, 55 яшьлек гомер бәйрәмен каршылаган район полициясе баш хисапчысы Резедә Җамалиевага, 30 яшьлек юбилеен билгеләп үткән Апас Боз Сарае җитәкчесе Рамил Мөхетдиновка Рәхмәт хаты тапшырып, изге теләкләрен юллады.


20
февраль, 2018 ел
сишәмбе

23-24 февральдә “Алтын алка“ боз сараенда 2005 елгы хоккейчылар арасында ярышлар уза. Биредә Апас, Буа, Казан, Яр Чаллыдан командалар катнаша. Башлана 9.00 сәгатьтә. 24 февральдә 2006 елгы хоккейчылар Татарстан Республикасы беренчелегенә көч сынаша. Ярыш сәгать 13.00дә башлана. (0+).

Каратун станциясендә 17 февраль кичендә булган янгын сәбәпле, районның гадәттән тыш хәлләр комиссиясенең чираттан тыш җыелышы узды. Биредә янгынның сәбәпләре уртага салып сөйләшенде, янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен катгый үтәү бурычы куелды. Киңәшмәне район башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Гыйбадуллин алып барды.


19
февраль, 2018 ел
дүшәмбе

1 мартта район мәдәният йортында Апаста яшәүче Данил Усмановка ярдәм итү максатыннан Хәйрия концерты оештырыла. 


13
февраль, 2018 ел
сишәмбе

Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Шамил Гаффаров җитәкчелегендә төзелгән махсус комиссия Әнәледә һәм район үзәгендәге сәүдә нокталары, балалар бакчалары, мәктәп ашханәләре, җәмәгать туклануы предприятиеләрендә булып, биредә эшләүчеләр белән очрашты.


31
гыйнвар, 2018 ел
чәршәмбе

Бүген, 31 гыйнварда районның административ бинасында Халык мөрәҗәгатьләре белән эшләү буенча Татарстан Республикасы Президент идарәсе җитәкчесе Роза Килькеева шәхси кабул итүләр уздырды.

- Без ай саен районнарда булып халык белән шәхси кабул итүләр үткәрәбез. Биредә яшәүче кешеләрнең шәхсән үзләрен борчыган сорауларына уңай җавап табып, мәсьәләне хәл итәргә тырышабыз, - ди идарә җитәкчесе. Кабул итүләрдә апаслылар да актив катнашты. Алар төрле мәсьәләләр буенча үзләрен борчыган сорауларга җаваплар алдылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International