Сәнгать мәктәбе, “Сәләт” балалар иҗат үзәге коллективлары үзәк паркта Яңа ел чыршысы янында 4 январь кичендә апаслылар һәм район кунакларын бик күңелле ял иттерде.
Яңа ел бәйрәмнәре вакытында Үзәк ял паркындагы Чыршы янында кеше өзелеп тормады.
Иске Әнәле авылында "Сагынып көттек ел буе" дип исемләнгән балалар бәйрәме узды.
31нче гыйнварда, 10-13 сәгатьләрдә Апас муниципаль район административ бинасында (Апас, Совет урамы, 2 йорт) Халык мөрәҗәгатьләре белән эшләү буенча Татарстан Республикасы Президент идарәсе җитәкчесе Роза Килькеева шәхси кабул итүләр уздыра. Кабул итүләргә язылу өчен телефон - (843)567-88-57.
"Алтын алка" боз сараенда Яңа елны искечә каршы алу уңаеннан массалы шуу-дискәтүк булды.
5 гыйнварда район мәдәният йортында уку алдынгылары, ятим һәм мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен район башлыгының Чыршы бәйрәме узды.
6 январьда эстафета таягы Апас мәктәбе һәм “Кояшкай”, “Салават күпере” бакчалары хезмәткәрләре кулында. Башлана 17.00 сәгатьтә.
Бирегә ял итәргә килгән райондашларны бүген район мәгариф бүлеге, “Салават күпере”, “Кояшкай”, “Ләйсән” балалар бакчалары, Апас мәктәбе коллективлары күңелле ял иттерде.
3 гыйнвар көнне Танай-Турай авылы клубында авыл балалары өчен Чыршы бәйрәме үткән.
Зур Күккүз мәдәният йортында балалар өчен Яңа ел бәйрәме үткәрелде. Авыл балалары бергәләшеп чыршы тирәсендә рәхәтләнеп күңел ачтылар. Кунакка килгән Кыш бабай белән Кар кызы аларны бүләкләр белән соендерделәр. Соңыннан олысы-кечесе бергәләп гармуннар уйнатып, шау-гөр килеп чаналар шудылар. Бу бәйрәмне без балалар өчен ел саен диярлек оештырабыз. Үзебез иганәчеләр эзлибез. Быел исә безгә авылдаш егетебез Гыйзәтуллин Илмир ярдәм итте. Зур рәхмәтебезне белдерәбез без аңа, - дип хәбәр итәлзр китапханәче Галия Җәләлиева һәм Шәһидә Гыйзәтуллина.