Кичә, 28 февральдә, район башкарма комитеты бинасында хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры урынбасары Энҗе Нигъмәтҗанова апаслыларны кабул итте.
Татарстан Республикасы Апас муниципаль районы Башкарма Комитеты Апас муниципаль районында яшәүче гражданнарга 2018 елның 1 июненнән 2022 елның 31 маены кадәр чорга федераль гомуми юрисдикция судлары эшен тәэмин итү өчен Татарстан Республикасы Апас муниципаль районы антлы утырышчылары кандидатлары исемлекләрен һәм запас исемлекләрен төзү турында хәбәр итә.
Районда матди булмаган мәдәни мирас фестивале авыл җирлекләрен иңли. Чираттагысы Зур Күккүз мәдәният йортында узды. Биредә Зур Күккүз, Әлмәндәр, Чүрибураш, Зур Болгаер авыл җирлекләре чыгыш ясады.
Гөлүсә Галләмова “Ел класс җитәкчесе“ зона бәйгесе җиңүчесе
Хакимият бинасының зур залында җитәкчеләр, районның барлык өлкә коллективлары катнашында Апас “Яр буе” проектының баш инженеры Эдуард Губеев белән очрашу булды. Очрашуны район башлыгы урынбасары Марат Нуриев алып барды. – Әлеге урынны бик кызыклы, уникаль дип таптык.
Моннан 5 ел элек район үзәк музее директоры Рәмис Ногманов һәм биредәге нибары 3 кенә кешелек коллектив идеясы белән башланган традиция дәвам итә. Музей залында 14 яше тулган 21 яшүсмерне тәүге паспортларын алу тантанасына кунакка чакырдылар. Әти-әниләр, егет һәм кызлар өчен район үзәге, музей күргәзмәләре, Апас мамонтлары белән танышу да бик истәлекле. Бу чарада район башлыгы урынбасары Марат Нуриев, районның паспорт-виза, миграция хезмәте җитәкчесе Айрат Сафиуллин һәм районның “Яшь гвардия” җәмәгать оешмасы лидеры Рөстәм Нәҗмиев катнашты. Беренче паспорт тапшыру тантанасында балаларга бүләкләр бирделәр, матур теләкләр әйттеләр.
23 февральдә, ватанны саклаучылар көне уңаеннан районда хәтер чарасы узды. Хезмәт коллективлары Батырлар мемориалына веноклар куйды. Тантанада район башлыгы Рәшид Заһидуллин, район хәрби комиссары Илшат Паймурзин һәм башка җитәкче-белгечләр катнашты.
23 февральдә, район мәдәният йортында Ватанны саклаучылар көне уңаеннан патриотик рухтагы концерт узды.
Узган шимбәдә Апас мәдәният йортында Фәйзулла Туишев исемендәге республикакүләм гармунчылар бәйгесенең зона туры узды. Биредә Апастан һәм күрше Чүпрәле, Буа, Кайбыч, Кама Тамагы районнарыннан килгән гармунчылар төрле номинацияләрдә көч сынаштылар. Олылар белән бергә яшь гармунчы егетләр дә чыгыш ясадылар.
Ухган шимбәдә Апас мәктәбендә районның барлык ир егетләре командалары арасында волейбол уеннары узды. Биредә төрле оешмаларда эшләүче ир егетләр, мәктәп укучылары командалары көч сынашты.