ЯҢАЛЫКЛАР


11
гыйнвар, 2018 ел
пәнҗешәмбе

Раштуа бәйрәме уңаеннан "Алтын алка" Боз сараенда район башлыгы Кубогына ярышлар узды.

Сәнгать мәктәбе, “Сәләт” балалар иҗат үзәге коллективлары үзәк паркта Яңа ел чыршысы янында 4 январь кичендә апаслылар һәм район кунакларын бик күңелле ял иттерде.

“Свияга“ берләшмәсенең баш зоотехнигы Әсгать Мөхәммәтҗанов Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре исеменә лаек булды.

Яңа ел бәйрәмнәре вакытында Үзәк ял паркындагы Чыршы янында кеше өзелеп тормады.

13 гыйнварда районның үзәк ял паркында, Чыршы янәшәсендә, 16.00 сәгатьтә Искечә Яңа елны билгеләп узу уңаеннан, концерт-тамаша була. 


10
гыйнвар, 2018 ел
чәршәмбе

Яңа ел бәйрәме уңаеннан, район башлыгы Рәшид Заһидуллин Бөек Ватан сугышы ветераннары, хезмәттәге казанышлары өчен атказанган исеменә лаек булган райондашлар, дин әһелләре, үрнәк, парлы, озын гаилә юлы узган гаиләләр, җитәкчеләр белән очрашты.

Район мәдәният йортында Яңа ел бәйрәме уңаеннан “Этләшмик” дип исемләнгән концерт-тамаша узды.

Сәламәтлек - иң зур байлык, - диләр. Сәламәтлекләре какшау сәбәпле, Яңа елны хастаханәдә каршыларга мәҗбүр булган райондашларга бүләкләр таратылды.


29
декабрь, 2017 ел
җомга

Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина, район Советы аппараты җитәкчесе Илфир Гәрәев, район мәгариф бүлеге җитәкчесе Алсу Хәйруллина составындагы махсус комиссия авыл җирлекләрендә булып, Яңа ел бизәлешен, сыннарның әзерлеген карап чыктылар.

Апас үзәк музеенда декабрь аена 14 яше тулган яшь апаслыларга паспортлар тапшырдылар. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International