ЯҢАЛЫКЛАР


6
сентябрь, 2017 ел
чәршәмбе

Апаста яшәүче Лилия Зәйнуллинаның эше белән таныш булмаган, аңа сокланмаган кеше бар микән?!

Бар гомерен янгын сүндерү хезмәтенә багышлаган, бүгенге көндә зонакүләм янгынга каршы хезмәт отрядларын җитәкләүче Леонид Ромачковка һөнәри осталыгы билгесе итеп, Россия Федерациясе Гражданлык оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгының “Хезмәттәге уңышлары өчен“ медале бирелде.


5
сентябрь, 2017 ел
сишәмбе

Районыбыз басу-кырларында бөртеклеләрне җыеп алу эшләре көннән-көн алга бара. 5 сентябрьгә район буенча 23937 гектарда, 89130 тонна бөртеклеләр җыеп алынды.

Апас аграр көллиятенә беренче курска быел 75 егет һәм кыз кабул ителде.

Район “Туган як” музеенда якташ шәхесләребезнең даими күргәзмәләре бирегә килүчеләр арасында матур хис-тойгылар, хатирәләр уята.

Районыбыз хуҗалыкларында, оешмаларда Корбан ашлары уздырыла. 

Әҗем авылы кызы Инзилә Гатауллина гомерлек яры итеп Буа районы егете Нияз Бикайевне сайлады.

Свияжский бистәсе “Сәфәр” мәчете мәэзине Расыйх Гыйззәтуллин заманында Апас “Сельхозтехника” берләшмәсенең алыштыргысыз аккумулятор цехы мөдире булып эшләде. 


4
сентябрь, 2017 ел
дүшәмбе

Район хакимияте бинасы каршында моннан 30 ел элек пьедсталга бастырылган Ленин һәйкәлен үзәк сквердан узучылар хәзер шулай бөтен килеш күрә ала.

Зур Күккүз мәктәбендә “Белем бәйрәме” үтте. Бу көн һәрбер укучы һәм укытучы өчен иң зур бәйрәмнәрнең берсе, чөнки ул безне гомер буе матур хәтирә булып озатып бара.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International