Бу бәйрәм һәркемгә көч-куәт, илһам өстәсен, игелекле эшләргә һәм гамәлләргә өндәсен. Һәр йортка, һәр гаиләгә шатлык һәм якты өметләр алып килсен.
Апас районында тузган, авария хәлендәге торакларда яшәүче 23 гаилә быел дәүләт программалары буенча яңа фатирларда, йортларда өй туйлары үткәрә.
“Сәләт” балалар иҗат үзәге каршында уртак көч белән төрле елларда СССР, Россия дәүләтләре чикләрен саклаган батыр якташларыбыз хөрмәтенә аерым монумент-һәйкәл кую теләген быел район башлыгы белән бер очрашуда яшьләр җиткергән иде.
Район хакимияте каршысы, үзәк мәйданнар быел тагын да көязләнде.
26 августта «Алтын алка» бозында Апасның ветеран хоккейчылары белән яшьләр командасы иптәшләрчә очрашу үткәрде.
Ил-көн яңалыкларын тыңлый башласаң, кайдадыр шартлау, террорчылар кулыннан бик күп кешеләрнең зыян күрүләрен, әти-әниләрен, балаларын югалтуларын ишетеп йөрәк әрни.
26 августта Апас мәктәбе янәшәсендәге ачык, ясалма чирәмле спорт мәйданчыгында район мини-футбол ачык турниры финалы үткәрелде.
Апасның Җәмигь мәчетендә имамнарны чираттагы айлык җыелышы узды.
Бар гомерен балалар, яшьүсмерләр тәрбияләүгә багышлаган, районыбызның мактаулы гражданины, озак еллардан бирле халык дружинасын җитәкләүче Рәшит абый Шәйхиев “Территория Закона” республикакүләм бәйгедә катнашып җиңү яулады.
Район җитәкчелеге ярдәме белән моннан 18 көн элек Кырымга ял итәргә киткән, укуда, спортта иң алдынгы Апас мәктәпләренең 46 укучысы Кара диңгез ярларында сәламәтлекләрен ныгытып, 26 августта барысы да исән-сау Апаска әйләнеп кайттылар.