ЯҢАЛЫКЛАР


17
июль, 2017 ел
дүшәмбе

Идрәз авылы егете Алмаз Габдрахманов гомерлек яры итеп Апас кызы Алинә Сафиуллинаны сайлады. Яшьләр районның ЗАГС бүлегендә язылышты. 


13
июль, 2017 ел
пәнҗешәмбе

Апас муниципаль район Советы һәм башкарма комитетының утырышлар залында терлекчелек белгечләре алты айлык эшләренә нәтиҗә ясадылар.

Дәвеш авыл җирлеге башлыгы Таһир Хөсәенов Сабантуйлар алдыннан үзенең классташлары һәм балачак дуслары белән бергәләп Тәтеш, Әтәч тавы үзәнендәге чишмәләр чыганагын чистартуны оештырды.

“АгроАктив” хуҗалыгында 11 июльдә үткән семинар-киңәшмәдә галимнәр кукуруз, көнбагыш, ашлык  үстерү серләрен аңлаттылар. Зур табыш, тотрыклы мул уңыш нигезе-яңа технологияләр.

Район Советы һәм башкарма комитетының утырышлар залында юл куркынычсызлыгы темасына багышланган киңәшмә узды.

Татарстан Республикасының сәүдә һәм сәнәгать министрлыгы карары нигезендә, районда “Республикада яшәүче халыкларның аш-су көннәре“ узды.


12
июль, 2017 ел
чәршәмбе

Ябалак авылында “Бердәм Россия” партиясенең “Урындагы мәдәният йорты” федераль программасы кысаларында капиталь төзекләндерүдән соң бик матур, якты, зәвык белән эшләнгән мәдәният йорты ачылды.


11
июль, 2017 ел
сишәмбе

Кече Бакырчы авылы мәчетендә балалар өчен лагерь оештырылды . Балалар мәчеттә дин сабагы үзләштерәләр. Төшке аштан соң уеннар дәвам итә. Балалар район үзәгенә сәяхәткә дә килделәр.

Илназ Хөснуллин Апас аграр көллиятен тәмамлап, кулына механик дипломы алып, узган ел армия сафларына киткән иде. Хәрби бурычын намус белән үтәп, бу көннәрдә ул туган йортына, якыннары янына кайтты.

Район мәдәният хезмәткәрләре ай саен хезмәтләренә хисап ясап, алга планнар билгелиләр. Бу юлы Болын-Балыкчы мәдәният йортында киңәшләштеләр алар. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International