Бөек Җиңү көнендә район үзәгеннән “Үлемсез полк” үтте. Бу акциягә кушылучылар бихисап иде.
9 Май – Җиңү көне уңаеннан, район үзәге Апаста һәм авылларда бәйрәм митинглары узды. Олысы-кечесе, хезмәт коллективлары, мәктәп, бакча балалары әлеге чарада актив катнашты.
Хөрмәтле ветераннар, сугыш чоры балалары, ачы елларда ятим калган апа-абыйлар! Кадерле кунаклар!
Апас муниципаль район Советы һәм башкарма комитеты исеменнән, шәхсән үзем, сезне Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 72 еллыгы белән чын йөрәктән кайнар котлыйм.
Менә җиденче ел инде район башлыгы Рәшид Заһидуллин тәкъдиме белән Җиңү бәйрәме алдыннан гомерләре буе әтилеләргә кызыгып, кимсенеп яшәгән сугыш чоры ятимнәрен, Бөек Ватан сугышы ветераннарын чакырып хөрмәтләү, алар өчен махсус Сабан туе үткәрү матур традициягә керде.
Район үзәк китапханәсендә сугыш чоры балалары белән очрашу булды.
Район башлыгы Рәшид Заһидуллин районда барган төзелеш эшләре, өмә барышы һәм уҗым культураларының торышы белән танышып чыкты.
Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм сугыш чоры авырлыкларын кичергән буын хөрмәтенә уздырылучы Сабан туена әзерлек чаралары тулы куәтенә бара.
Идрәз бүлекчәсеннән Шәрифҗан Шакиров өченче ел лаеклы ялда булуына кармастан, тракторын иярли.
Быел районга самолетның иртә килүе, ашлама, кадрлар һәм техниканың тулысынча 1 мартка ук әзер булуы уҗым һәм күп еллык үлән басуларын тукландыруны тиз һәм сыйфатлы итеп башкарылуын тәэмин итте.
Татарстан авыл хуҗалыгы министрлыгы корылыкка бирешмәүче бөртекле, аксымга бай техник һәм терлек азыгы, май культуралары үстерүгә өстенлек бирү яклы.