ЯҢАЛЫКЛАР


30
март, 2017 ел
пәнҗешәмбе

-Югары Балтайда төп нигездә калып гаилә корган, ике бала үстерүче Марат белән Гөлнара Шиһаповлар ихатасына да кереп чыгыгыз әле,-диде бер очрашуда Урта Балтай авыл җирлеге башлыгы Рифкат Хәбибуллин.


29
март, 2017 ел
чәршәмбе

9 бала, 21 онык һәм 19 оныкчык булган нурлы өй каршы алды безне. Алар барысы да Сания апа Сөнгатуллинаны котларга җыелганнар иде.

Карамасар китапханәсендә “Табигать – тиңсез хәзинә”исеме астында әдәби тематик кичә үткәрелде.

-Апас районында да табигый сулыклар шактый. Кышын балык тотарга районга Ульян, Буа, Канаш, Казаннан  ук килүчеләр бар.

-Татарстанда 2017 ел экология һәм җәмәгать киңлекләре девизы астында үтәчәк,- диде журналистлар өчен 28 мартта үткән брифингта Татарстан экология һәм табигый байлыклар министры Фәрит Габделганиев.

Апас аграр көллияте студентлары “Татарстан балалары – Сирия балаларына“ Республикакүләм гуманитар акциясендә катнаштылар.

Район салым хезмәте җитәкчесе Рамил Нәбиуллин апаслыларны 2016 елда алган табышлар турында декларация тапшыру вакытының санаулы гына калуын тагын бер кат искәртә.

Табар Черкене авыл җирлеге башлыгы Рифкат Ибәтуллин Людмила белән Виталий Васильевлар гаиләсен бик хөрмәт итә.

Россиянең дәүләт канаты астында эшләүче бер банкы ышанычлы, кредит тарихы чиста булган авыл хуҗалыгы предприятиеләренә нибары 5 процент ставкалы кредитлар бирү портфеленә заказлар җыя. 

-Татарстан күләмендә еллык кыр эшләрен вакытында һәм сыйфатлы итеп башкарып чыгу өчен якынча 140 мең тонна ягулык-майлау материаллары кирәк,- дип санап чыгарганнар авыл хуҗалыгы министрлыгында.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International